Экспозиция 29 нчы гыйнварга кадәр эшли, анда дөньякүләм танылган XVII гасыр рәссамнарының әсәрләре күрсәтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә 120 меңнән артык кеше булган. Экспозиция 29 нчы гыйнварга кадәр эшләячәк – бу ТР башкаласында XVII гасырның дөньякүләм танылган рәссамнарының әсәрләрен күрү өчен соңгы мөмкинлек.
Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан картиналар, басма графика һәм гамәли сәнгать әйберләре бар. Экспозициядә үзәк урынны Питер Паул Рубенс, Антонис Ван Дейк, Якоб Йорданс, Кече Дэвид Тенирс һәм аларның замандашлары әсәрләре алып тора.
Күргәзмә өчен махсус «Эрмитаж-Казан» үзәге командасы интерактив программалар әзерләде, алар арасында исне тану белән бәйле экскурсияләр, «Мемы и эмоции» махсус программасы, балалар һәм гаилә уен программалары бар. Расписание белән сылтама буенча танышырга була, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.