Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2023, 17:25

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында Анна Ахматова тормышы мотивлары буенча күргәзмә тәкъдим итәчәкләр

Кунаклар шагыйрәнең шәхси әйберләрен, Мәскәү рәссамының офортларын һәм музей фондыннан картиналарны күрәчәк

Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында 3 нче августта «МУЗАПЛАЧА» күргәзмә проекты ачылачак. Ул Анна Ахматовага багышланган. Күргәзмәдә 50 дән артык әсәр, шул исәптән Көмеш гасыр шагыйрәсе офортлары, картиналары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция нигезендә Мәскәү рәссамы Светлана Ланшакованың Анна Ахматова тормышы мотивлары буенча ясалган офортлары ята. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрәнең шәхси әйберләре, шул исәптән пресс-папье, кара һәм Ардовлар йортындагы бүлмәдән будильник тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә өчен экспонатларны Мәскәүнең Ахматова йорты тапшырган. Моннан тыш, экспозиция ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән ике картинаны үз эченә ала: Наталья Гончарованың «Шабат (яһүдләр)» һәм Михаил Ларионовның «Провинциаль франтиха» шедеврлары.

Күргәзмәне ачу тантанасы 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта теләгән һәркем Анна Ахматова һәм Иосиф Бродский әсәрләрен укый ала, проектта аның шәхесенә бик күп әсәрләр багышланган. Ачылу вакытында күргәзмәгә керү ирекле булачак, калган вакытта – билетлар буенча.

Күргәзмә проекты Марина Цветаеваның Анна Ахматовага багышланган шул ук исемдәге шигыре хөрмәтенә аталган, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар