Татарстан башкаласында ике махсуслаштырылган күргәзмә — «Сәламәтлек индустриясе. Казан» һәм «Тернәкләндерү» – 13—15 ноябрь көннәрендә узачак. Соңгы казанышлар һәм тармакны үстерү тенденцияләре Казан ипподромы территориясендә булачак.
Бу көннәрдә күчмә сәламәтлек үзәге эшләячәк. Барлык теләүчеләрне бушлай скрининг тикшерүе көтә: буй һәм авырлыкны үлчәү, психофизиологик һәм соматик сәламәтлек дәрәҗәсен бәяләү өчен аппарат-программа комплексында тест үткәрү, экспресс-анализлар, табиблар тикшерүе. Үзегез белән паспорт, шәхси хисабыгызның иминият номеры картасын һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын алырга кирәк. Моннан тыш, 14 ноябрьдә СПИД-ны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-ка аноним тест пункты оештыра, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук медицина техникасы һәм җиһазлары, яңа технологияләр, хастаханәләрне, табиб кабинетларын, шифаханәләрне тулы җиһазлау проектлары күрсәтелгән экспозиция белән таныша алачак. Гадәттәгечә чарага бөтен Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә килгән табиблар һәм галимнәр кан аша күчә торган авыруларны профилактикалауга һәм мондый инфекцияләр белән эшләүче белгечләрнең куркынычсызлыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.
Ике күргәзмәгә дә керү ирекле (теркәлү кирәк). Чакыру билетлары һәм программа
сайтта мөмкин.
Эш графигы: 13—14 ноябрьдә 10:00 нан 17:00 гә кадәр; 15 ноябрьдә 10:00 нан 13: 00 кә кадәр.
Адресы: Альберт Камалиев пр., 27/1.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казанда 20 һәм 21 нче поликлиникаларга һәм 7 нче хастаханәгә беркетелгән 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен түләүсез диспансеризация
үткәрелә . Мобиль пунктлар «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча эшли.