Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2025, 15:27

Казанда рәссам Анри Руссо истәлегенә күргәзмә ачыла

Анда Казан рәссамнары— Сергей Максимов, Андрей Осипов, Виктор Тимофеев һәм башкаларның картиналары тәкъдим ителәчәк

Казан Ратушасында иртәгә наив сәнгать классигы Анри Руссо истәлегенә багышланган күргәзмә ачылачак. Экспозицияне ике елга бер тапкыр «Наив Навсегда» проекты кысаларында Татарстан Рәссамнар берлеге оештыра.

Наив юнәлешендәге француз рәссамы Анри Руссо (1844-1910) үз иҗаты белән заманча дөнья сәнгате үсеше векторын биргән. Аның беренче эшләреннән Пабло Пикассо, Морис Вламинк, Гийом Аполлинер һәм башка сәнгать новаторлары илһамланган. Анри Руссо, шулай ук Нико Пиросмани, Чонтвари һәм башкалар сәнгате ярдәмендә наив сәнгать бөтен дөньяда популяр, ул күпсанлы музейларда һәм галереяларда тәкъдим ителгән.

Рәссам, кабул ителгәнчә, академик белем алмаган, ә бары буяулар алган һәм мөстәкыйль рәвештә рәсем ясаган. Шуңа да карамастан, күп еллар дәвамында Анри Руссо рәсем сәнгатенә генә түгел, ә әдәбиятка, кинематографка да йогынты ясавын дәвам итә.

Күргәзмәдә берничә Казан остасының: Сергей Максимовның, Андрей Осиповның, Виктор Тимофеевның, Рәшид Төхвәтуллинның, Альфрид Шәймәрдановның, Гөлнара Шакированың, Альберт Шиһабиевның наив сәнгать әсәрләре күрсәтеләчәк. Аларның эшләре стилистик яктан төрле, аларда Россиянең башка төбәкләрендә һәрвакытта да чагылдырылмаган милли мәдәният чагыла.

Казан рәссамнарының иҗаты беренче карашка бөтенләй төрле булып күренсә дә, күп кенә сыйфатлары аларны интуитив иҗат, җирле бай төсләр, еш кына «балалар рәсеме» якынайта. Шул ук вакытта визуаль яктан – бу ачык күренеп торган манерага ия абсолют төрле осталар, ул манералар буенча аларны хатасыз танып була.

Бүгенге көндә Словакия, Словения, Польша, Италия, Испания һәм башка илләрдә тулы бер фестиваль хәрәкәте бар. Өч елга бер тапкыр Мәскәүдә Фестнаив уздырыла, анда даими рәвештә Казан рәссамнары да катнаша иде. Казанның наив сәнгать вәкилләре картиналары еш кына Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь һәм башка шәһәрләрнең музей һәм галереяларында эленеп тора.

Күргәзмә иртәгә, 14 февральдә, Казан Ратушасында Карл Маркс ур., 33 адресы буенча ачыла. Башлану вакыты – 16:00.

Барлык яңалыклар