В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә архив фотосурәтләре һәм басмалар күрсәтелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 2 нче февральдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының көзгеле фойесында Шаляпин исемендәге XL Халыкара опера фестиваленә багышланган күргәзмә ачылачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күргәзмәне әзерләгәндә төп басым фестивальнең бай тарихына ясалган. Театр музее фондларында саклана торган архив фотосурәтләре һәм басмалар файдаланылган. Экспозиция авторлары Россиядә дә, чит илләрдә дә киң танылу алган фестиваль үсешенең барлык төп этапларын чагылдырырга тырышкан. Шулай ук күргәзмәдә Шаляпин иҗатына һәм театр тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларга багышланган экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Шаляпин исемендәге XL Халыкара опера фестивале Казанда 22 нче февральгә кадәр уздырыла.