В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Казан» агросәнәгать паркы мәйданында булачак
Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, казанлыларны «Бакчачы көне – 2025» күргәзмә-фестиваленә чакыралар. «Казан» агросәнәгать паркы ярминкә мәйданчыгында Татарстанның бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары продукциясен күрсәтәчәкләр.
Республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсеннән тыш, гамәли мастер-класслар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында күңел ачу программасы да көтелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Бакчачы көне – 2025» күргәзмә-фестивале 8:00 сәгатьтә башлана. Теләгән һәркемне Аграр урамы, 2 адресы буенча көтәчәкләр.
Чара бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыруга һәм бакчачының уңай образын формалаштыруга юнәлтелгән.