В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә хикәяне бастырып чыгаручы төрле еллардагы раритет басмалар тәкъдим ителәчәк, шулай ук Казан чоры хикәясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Республика Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә шулай ук рәссамнар Борис Кустодиев, Евгений Лансере, Сергей Адамович һәм Л.Н.Толстойның дәүләт музее җыентыгыннан башкаларның иллюстрацияләре, ТР Милли музее фондларыннан экспонатлар һәм «Уч төбендәге музей» шәхси мәгърифәтчелек проекты коллекциясеннән 1840 еллар чоры экспонатлары күрсәтеләчәк.
Экспозиция ТР Милли музее, Л.Н.Толстойның дәүләт музее һәм «Уч төбендәге музей» шәхси мәгърифәтчелек проектының хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Казан кунаклары һәм халкы анда 9 нчы июльгә кадәр бара алачак.