Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2020, 15:53

«Дөньяга ачык» күргәзмәсе Казанда эшли башлаячак

Экспозиция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 23-нче декабрьдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Дөньяга ачык» күргәзмәсе эшли башлаячак. Экспозиция ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Күргәзмә кунакларны республиканың халыкара партнерлар белән үзара мөнәсәбәтләре тарихы, хезмәттәшлекнең мәдәни һәм икътисадый аспектлары белән таныштырачак.

Аерым алганда, күргәзмәдә язу җыелмасы – Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бүләге, «Оча торган корабль» скульптурасы һәм Кытай Халык Республикасы осталары тарафыннан башкарылган каллиграфия өчен җыелма, Япония, Согуд Гарәбстаны һәм Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия корал сәнгате үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкара визитлары һәм очрашулары вакытында китерелгән фоторәсемнәр, бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм дипломатик бүләкләр аерым урын алып тора – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган әйберләр.

Күргәзмәгә 28-нче февральгә кадәр килергә мөмкин булачак. Ул ТР Президенты Аппараты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы.

Барлык яңалыклар