Экспозиция шул ук исемдәге фильмның 50 еллыгына һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
Фото: Социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Бүген Казанның Социалистик көнкүреш музеенда «Офицерлар» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция шул ук исемдәге фильмның 50 еллыгына һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
Музейга килүчеләргә кинокартинаның барлыкка килү тарихы турында сөйләячәкләр, фильмга афишалар һәм фильм төшерү вакытында ясалган фотосурәтләрне тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәдә актерлар Георгий Юматов һәм Василий Лановойның шәхси автографлары булган шәхси коллекция фотосурәтләрен күрергә мөмкин булачак.
Музейда шулай ук Кызыл армия сугышчыларының хәрби формасы тәкъдим ителгән, теләүчеләр аны киеп карый алачак.
Экспозицияне 1-нче февральдән 28-нче февральгә кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итте Социалтстик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.