В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр күн мозаика, алтын белән тегү, сәнгать керамикасы кебек традицион техникалар белән таныша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Халык иҗаты җәүһәрләре» күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр Татарстанның традицион халык сәнгать һөнәрләре һәм республиканың төп халыкларының этник киемнәре белән таныша алачак.
Экспозициядә заманча рәссам-осталарның күн мозаика, алтын белән тегү, сәнгать керамикасы, чигү, агачны сәнгатьчә эшкәртү, тукучылык техникаларын кулланып ясаган эшләре бар. Милли костюмнар экспедицияләр вакытында җыелган.
Күргәзмә 5-нче сентябрь 11.00 сәгатьтә ачылачак. Оештыручылар булып Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм Россия мәдәният фонды ярдәмендә «Сафьян» халык авыз иҗатын өйрәнү һәм кәсепләрне үстерү үзәге тора.