В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә – этник натюрмортлар, пейзажлы рәсемнәр, портретлар һәм әкияти хатын-кыз образлары.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» картиналары күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә – этник натюрмортлар, пейзажлы рәсемнәр, портретлар һәм әкияти хатын-кыз образлары. Рәссам хезмәтләрендә декоратив сәнгать милли мотивлар белән үрелеп бара.
Әнвәр Сәйфетдинов Казан сәнгать училищесын һәм В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы, өч телдә иллюстрацияләнгән «Әнвәр Әлифбалары» әлифбасын уйлап табучы. Рәссам С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында түшәм бизәвендә катнашкан.
Яңа күргәзмәне ачу 15.00 сәгатькә планлаштырыла. Әнвәр Сәйфетдиновның эшләрен 3-нче мартка кадәр күреп булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.