В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә килүчеләр әби патшаның һәм аның гаилә әгъзаларының мемориаль әйберләрен күрә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Экспозиция берничә тематик бүлекне үз эченә алачак. Үзәк залларында Бөек Екатерина һәм император гаиләсенең башка әгъзаларының мемориаль әйберләре: костюмнар, балалар уенчыклары, асылташлар, корал, мебель предметлары, камейлар, фарфор сервизлар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең икенче өлеше экспонатлары Екатерина II патшалык иткән чордагы төп вакыйгалар, һөнәрчелек һәм сәнгать үсеше, үзенә буйсынганнарны агартуга юнәлтелгән императрица реформалары турында сөйли, дип хәбәр итә «Эрмитаж-Казан» үзәге матбугат хезмәте. Экспозициянең бер бүлеге Пугачев бунты турында булачак.
Күргәзмә киң белем бирү программасы белән бергә үрелеп барачак. Эрмитаж көннәре кысаларында Казанда күргәзмә кураторы Наталья Бахарева Бөек Екатерина турында лекцияләр циклын укыячак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары күргәзмәне 2021 елның 11-нче апреленә кадәр күрә алачак.