В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 50-дән артык компания һәм оешма, шулай ук Россиянең 11 шәһәре һәм төбәге катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). 24-28 сентябрь көннәрендә Казанда өлкән буын вәкилләре өчен дүртенче тапкыр махсуслаштырылган «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсе узачак. «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 50-дән артык компания һәм оешма, шулай ук Россиянең 11 шәһәре һәм төбәге җыелачак.
Күргәзмәдә медицина оешмалары, профильле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар, махсуслаштырылган эшләнмәләрне җитештерүчеләр һәм китереп торучылар, шулай ук халык кулланышы товарларының киң спектры катнашачак. Катнашучылар өлкән буын кешеләре өчен сәламәтлек өчен файдалы булган азык-төлек, фиточәй һәм үләннәр, хобби һәм йорт өчен товарлар, косметик продукция, гигиена чаралары, ортопедик кирәк-яраклар һәм башка әйберләр белән таныштырачаклар. Күргәзмә эше дәвамында өлкән яшьтәге кешеләр юристлар, психологлар, социаль һәм банк өлкәсе хезмәткәрләре, медицина белгечләре белән бушлай консультацияләр ала алачак.
Пенсия фонды стендында килүчеләр өчен пенсия билгеләү, стажны исәпкә алу, пенсия тупланмаларын һәм балларны формалаштыру, гражданинның шәхси кабинетын теркәү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырыла.
24-нче һәм 25-нче сентябрь көннәрендә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештыра, анда шәһәрнең 30 предприятиесе катнашачак, ә 26-нчы һәм 27-нче сентябрьдә компьютер вакантлы эш урыннары банкы эшләячәк. https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/yarmarka-vakansiy-proydet-na-vystavke-aktivnoe-dolgoletie-v-kazani/
Татарстан Республикасында Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге белгечләре кунакларга өченче буын Университеты турында сөйләячәк, биредә түбәндәге программалар буенча заманча белем алырга мөмкин булачак: «Икътисад һәм хокук», «Политология», «Фәлсәфә», «Компьютер грамоталылыгы нигезләре», «Педагогика һәм психология», «Диннәр тарихы».
«Сәламәтлек зонасы»нда офтальмолог, маммолог, гериатр, кардиолог кабул итүен уздырачаклар, гражданнарның йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр диабеты, дәвалау гимнастикасы турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр, шулай ук экспресс-анализлар һәм флюорография тикшерүен уздырачаклар.
Татарстан шифаханәләре актив килүчеләр арасында көн саен кыйммәтле призлар уйнатачак.
Бушлай «Матурлык студияләре»ндә Сәүдә-икътисад техникумы студентлары килүчеләр өчен чәчләрне кисү һәм прическа ясау, кашларны коррекцияләү һәм макияж ясау эшләре башкарачак. Биредә маникюр ясау мөмкинлеге дә булачак.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында 25-нче сентябрьдә «Алтын көз» республика социаль программалар конкурсына йомгак ясалачак.
Биредә 26-нчы сентябрь көнне 50 һәм 60 ел бергә гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләячәкләр.
«Актив озын гомерлелек» күргәзмәсе эшен спорт һәм иҗат мастер-класслары белән мәдәни-күңел ачу программасы алып барачак. Кунакларны көн саен биергә, йога, Скандинавия йөрешенә өйрәтәчәкләр. Шулай ук биредә көн саен нәфис фильмнар карарга мөмкин булачак.
Күргәзмәне ачу тантанасы 24-нче сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Казан ярминкәсе»нең 3-нче павильоны сәхнәсендә узачак. Чарага керү ирекле.