В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңел атлетлар, ишкәкчеләр, йөзүчеләр, гимнастлар һәм башка спортчылар спорт мәктәпләрен тәмамлау турында дипломнар алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген Казан спорт мәктәпләрендә белем алучы 400-дән артык бала чыгарылыш кичәсен билгеләп үтте. Камал театры янындагы мәйданчыкта җиңел атлетлар, ишкәкчеләр, йөзүчеләр, гимнастлар һәм башка спортчылар спорт мәктәпләрен тәмамлау турында дипломнар алды. Бүләкләү тантанасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, төрле спорт төрләре федерацияләре президентлары һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләгәнчә, спорт чыгарылыш кичәсе традиционга әйләнеп бара һәм бүген инде дүртенче тапкыр уза. «Биредә без балаларга спорт мәктәбен тәмамлау турында дипломнар тапшырабыз, документта шулай ук бу елларда ирешкән разрядлар күрсәтелгән. Әлеге документ аларга югары уку йортларына кергәндә кирәк булачак», - дип билгеләп үтте ул.
«Сезнең тренерлар һәм команда биргән күнекмәләрегезне саклап калуыгызны телим. Тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк җиңүләр булсын!» - дип мөрәҗәгать итте Казан спортчыларына Рөстәм Гафаров.
Балалар өчен спорт мәктәбендә укыту, сүз дә юк, эзсез үтми. Моны «Атлетик» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Марк Бурдин да раслады, ул бүген үзенең чыгарылыш дипломын алды. Спорт аңа якты киләчәккә юл ачырына ышана егет. «Мин инде 9 ел дәвамында ун төрле ярыш белән шөгыльләнәм. Алга таба нәрсә буласын әйтмим, әмма спорт ярдәмендә иң яхшы уку йортларында югары белем ала алачагыма шикләнмим», - дип сөйләде ул. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 9 ел эчендә Марк «Шиповка юных» балалар ярышларында берничә тапкыр чемпион булды, ә соңгы вакытта өлкән турнирларда да призлы урыннар яулаган.
Спортчыларны әзерләгән, аларга даими ярдәм иткән һәм уңышларга ирешергә булышкан тренерларга спорт чыгарылыш кичәсендә аерым игътибар бирелде. «Барлык тренерларга да титаник хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә Татарстан егет-кызларын яңа җиңүләр көтәчәгенә ышанам», - диде Айрат Әхмәров.
Бүгенге көндә Казанда 30 спорт мәктәбе бар, анда 20 меңнән артык бала шөгыльләнә.