Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2019, 12:59

Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиев БДИны 399 баллга тапшырган

Рамил рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Ксения Швецова). Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган.

Рамил Баһавиев рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырган. 11 ел буе укучы татар телендә белем алган.

«1-11 сыйныфларда татар телендә белем алучы баланың чыгарылыш имтиханнарын иң югары нәтиҗәләр белән тапшыруы уникаль очрак», - дип билгеләп үтә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина.

Рамил имтиханнарга әзерлек тәҗрибәсе белән уртаклашты - иң мөһиме, аның фикеренчә, тырышлык кую, шул ук вакытта ял турында да онытырга ярамый. «Башны күтәрмичә әзерләндем димәс идем. Ял да иттем, уйнадым да, күңел дә ачтым, - дип сөйләде ул. - Барысының да чамасын белергә кирәк, ял һәм әзерлек арасындагы йөкләмәне дөрес бүләргә кирәк. Һәм иң мөһиме - үз көчеңә ышану».

Күп кенә мәктәп укучыларына имтиханнарда дулкынлану комачаулый, әмма Рамил моңа бирешми: «Дулкынлану имтихан көнендә генә булды, аудиториягә кергән вакытта гына. Әмма биремнәрне безгә таратканнан соң, эшләячәгемне аңладым, дулкынлану бетте».

Киләчәктә Рамил фән өлкәсендә эшләргә планлаштыра – чыгарылыш сыйныф укучысы математика һәм физика кебек төгәл фәннәргә өстенлек бирәм ди.

Хәзер, имтиханнар артта калгач, Рамил һәм калган мәктәп укучылары чыгарылыш кичәләрен көтәләр. Инде бүген үк Татарстан башкаласында «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак.

Казан мәктәпләренең 5766 укучысы бәйрәм кунаклары булачак, аларны шәһәр һәм республиканың алдынгы җитәкчеләре котлаячак. Традиция буенча мәктәп укучылары исеменнән сәламләү сүзе белән шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе чыгыш ясаячак, быел бу Рамил Баһавиев булачак.

Барлык яңалыклар