Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2020, 10:29

Казаннан Кытайга очулар туктатылды

Бу - Кытайда яңа коронавирус таралуга бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 27-нче гыйнвардан Казаннан Кытай Халык Республикасына очулар туктатылды. Бу - Кытайда яңа коронавирус таралуга бәйле. Хәзерге вакытта туристларны очышлар җәдвәле нигезендә планлы режимда гына алып баралар.

Санья аэропортыннан Казанга соңгы рейс 4-нче февральгә планлаштырылган. Турларны туктату һәм броньлау мәсьәләләре буенча шәһәрлеләргә туристлык агентлыгына мөрәҗәгать итәргә яки кайнар линия номеры буенча шалтыратырга киңәш итәләр: 8-800-700-78-78, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, кичә Казаннан Саньяга гуманитар ярдәм җибәргәннәр – самолет Кытайга медицина битлекләрен китергән. Гуманитар йөкнең күләме 5 тоннадан артык тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда коронавирус белән хәл тотрыклы кала – эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, авыруның бер генә лаборатор расланган очрагы да теркәлмәгән. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында үткәрү пунктларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре эпидемик имин булмаган төбәкләрдән килгән пассажирларны контрольдә тотуны оештырган, ә инфекция булуында шикләнгән очракта пациентларны хастаханәгә салалар һәм диагнозны белү өчен лаборатор тикшеренүләр уздыралар.

Белгечләр шәһәрлеләргә шәхси саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Аерым алганда, чит илгә сәфәрләр планлаштырганда, һичшиксез, эпидемиологик хәлне ачыкларга һәм яңа коронавирус очраклары теркәлгән территориягә кермәскә кирәк.
Барлык яңалыклар