Киләсе уикендның иң кызыклы вакыйгалары – KZN.RU порталы афишасында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Киләсе ялларда Казанда бик күп кызыклы чаралар узачак – шәһәр халкы һәм кунаклары Аргентина тангосы бии, триатлон буенча ярышларда катнашучыларга ярдәм итә, La Primavera оркестрының бу сезонда беренче концертын карый алачак.
Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урманында йөгерү күнегүләре (12+)
21-нче август көнне 9:00 һәм 13:00 сәгатьтә
Традиция буенча шимбә көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларын Parkrun проекты кысаларында йөгерү буенча атналык күнегүләргә чакыралар. Яшенә һәм спорт әзерлегенә бәйсез рәвештә, 5 км га йөгерү теләге булган һәркем катнаша ала. Чарага кушылу өчен, сайтта теркәлү узарга һәм махсус штрих-код алырга кирәк.
Күнегүләр 9:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, теркәлү сылтама буенча.
Шулай ук Горки-Әмәт урманында да йөгерергә мөмкин. Дәрестә катнашучыларга күнекмәләшүне, растяжканы ничек ясарга, яшь йөгерүчеләргә нинди күнегүләр таләп ителә һәм сулышка ничек дөрес итеп күнегүләр ясарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Күнегүләр 13:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Тирән күлдә экоакция (12+)
21-нче август көнне 10:00 сәгатьтә
Казанда Тирән күл территориясен чистарту буенча экологик акция узачак. Шәһәр халкы пляжда тәртип урнаштырачак, ә сулык төбеннән чүп-чарны Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары чыгарачак.
Шәһәрлеләргә перчаткалар, капчыклар һәм кирәкле җиһазларны урында тапшырачаклар.
Катнашу ирекле.
Адмиралтейство бистәсе буйлап йөрү
21-нче август көнне 10:00 сәгатьтә
Казанлылар туган якны өйрәнүче Ян Гордеев һәм В.П.Чкалов исемендәге балалар техник иҗат үзәгенең судно-модельләр спорты секциясендә катнашучылар белән «Адмиралтейство бистәсендә һәм Казансу елгасының Иске үзәнендә суднолар төзү тарихы» йөрүенә кушыла алачак. Катнашучыларга элек адмиралтействоның нинди булганлыгын, анда нинди корабльләр төзелүе һәм аларның нинди максатларда кулланылуы турында сөйләячәкләр.
Җыелу ноктасы – Ленин һәйкәле, Лукницкий һәм Беренче Май урамнары киселешендә.
Катнашу ирекле, теркәлү сылтама буенча.
Ислам мәдәнияте музеенда «Традиция белән диалогта» күргәзмәсе (6+)
21-нче һәм 22-нче августта 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр
Күргәзмә Казан рәссам-каллиграфы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның иҗатын тәкъдим итә. Экспозициядә 2013 елдан 2021 елга кадәр иҗат ителгән 35 эш тәкъдим ителгән. Бу график композицияләр – тугралар, шамаил, каллиграфик панно, һәм орнаменталь эшләр – тезхиб. Күргәзмәдә туграларны күрергә була –исемнәрнең гарәп язуында психологик портретлары һәм автор укында шамаилләр.
Килүчеләр 2018 елда Һиндстанда күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Скиф-сарматларның алтын коды» сериясеннән эшләрне күрәчәк. Аларда автор яңа татар поэзиясенең дини формулаларын һәм юлларын пазырык хәзинәләреннән танып була торган образлар белoy берләштерә.
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, керү билетлар буенча. Өстәмә мәгълүмат сайтта һәм +7(843)567-81-52; +7(843)567-81-64, +7(927)420-34-25 телефоннары буенча.
«Казан триатлоны» (12+)
21-нче август көнне 13:00 сәгатьтә, 22-нче август көнне 10:30 сәгатьтә
Татарстан башкаласында бу ялларда «Казан триатлоны» узачак. Ярышларда илебезнең 50 шәһәреннән 800 кеше катнашачак. Һөнәри спортчылар һәм һәвәскәрләр Кабан күле буйлап йөзеп чыгачак, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап велосипедларда узачак һәм дистанцияне Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе буйлап йөгерү этабы белән төгәлләячәк. Триатлонда катнашу өчен аларга классик дистанцияләр – sprint һәм olympic ачык. Ике дистанциядә дә шәхси һәм команда зачетлары каралган.
Чара уңаеннан ТР башкаласында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр һәм автобусларның хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк.
Ярышларның тулыпак программасы сайтта бар.
«Мир» кинотеатрында Польша фильмнары фестивале (16+)
21-нче һәм 22-нче августта 18:30 сәгатьтә
Шимбә көнне «Мир» кинотеатрында «Висла» Польша фильмнары фестивале старт ала. Тамашачылар Польша кинематографы белән якыннанрак таныша, илнең мәдәниятен белә алачак. Шимбә көнне казанлылар 2019 елгы «Икар. Легенда Метека Кошка» картинасын күрә ала. Режиссер – Мацей Пепшица, якшәмбе – 2019 елгы Мариуш Вильчинскийның «Убей это и покинь город» фильмы.
Адрес: Достоевский урамы, 30, керү – ирекле.
Кремль яр буенда биюләр
21-нче август көнне 20:00 сәгатьтә
Шимбә кичен Казан халкы һәм кунаклары Кремль яр буенда биюләр белән тәмамлый алачак. Программада – сальса һәм бачата. Катнашу өчен махсус әзерлек таләп ителми.
Керү ирекле.
«Крылья Советов» паркында медитация (12+)
22-нче август көнне 9:00 сәгатьтә
Казан паркларында һәм скверларында җәйге медитацияләр дәвам итә. Һәр якшәмбе көнне шәһәр халкы әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә дәресләргә кушыла ала. Үзең белән йога өчен келәм яки туристлык күбеге , келәмдә утыру өчен тыгыз мендәр булырга тиеш.
Керү ирекле.
KazanMall (16+) сәүдә үзәге түбәсендәге йога
22-нче август көнне 11:00 сәгатьтә
KazanMall сәүдә үзәге түбәсендә йога белән барлык теләүчеләр дә шөгыльләнә ала. Дәресләр һәр атна якшәмбе көнне үткәрелә. Катнашучыларга үзләре белән йога өчен келәм алып килергә кирәк.
Адрес: Павлюхин урамы, 91, керү ирекле.
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында La Primavera оркестрының концерт сезонын ачу (6+)
22-нче август көнне 18:30 сәгатьтә
La Primavera оркестры тамашачыларга Спиваков Фонды йолдызларын: Ильяс Невретдинова, Мария Белокопытова һәм Каролина Шакированы тәкъдим итәчәк. Концерт программасына Бах, Римский-Корсаков, Гайдн һ.б. әсәрләре кергән. Дирижер пульты артында – Рөстәм Абязов.
Концерт «Пушкин картасы» проектында катнаша.
Адрес: Ирек мәйданы, 3. Керү билетлар буенча, тулырак мәгълүмат сайтта.
Кремль яр буенда Аргентина тангосы (16+)
22-нче август көнне 20:00 сәгатьтә
Иң матур һәм дәртле биюләрнең берсен казанлылар Кремль яр буенда башкара алачак. Инструктор шәһәрлеләрне Аргентина тангосы нигезләренә өйрәтәчәк. Оештыручылар биюгә парлап килергә киңәш итә. Һава торышы бозылган очракта, дәрес гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
Керү ирекле.