KZN.RU порталы алда буласы ялларда иң кызыклы чаралар турында сөйли.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Чираттагы эш атнасы тәмамлануга, казанлылар ял көннәрендә ялын планлаштыра башлыйлар. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен күп кенә гадәти булмаган һәм кызыклы чаралар – түбәдә йога, келәм туку һәм Кремль яр буенда хастл буенча мастер-класс әзерләгәннәр. Шулай ук шәһәр халкы гадәти булмаган күргәзмәләрне күрә, балалар барахолкасында катнаша, ачык һавада кино карый алачак һәм башка бик күп нәрсәләр. Тулырак мәгълүмат – KZN.RU порталы афишасында.
Шәһәр паркларында һәм скверларында «Яшел фитнес» (12+)
31-нче июль 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
Паркларда «Яшел фитнес» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шимбә көнне казанлыларга «Крылья Советов» паркында йогадан башларга тәкъдим итәләр, күнегүләр «Ракушка» эстрадасы янында узачак. 8.30 сәгатьтә Горкино-Әмәт урманында яшел кыр территориясендә скретчинг буенча дәресләр башланачак. Дәресләр кичкә кадәр дәвам итәчәк һәм Кремль яр буенда зумба буенча тренировкалар белән тәмамланачак. Проект тренировкаларының җентекле расписаниесе – сылтама буенча. https://vk.com/zf_kzn?w=wall-91272415_13414
Адрес: «Крылья Советов» паркы, Кремль яр буе, Горки-Әмәт урманы. Керү ирекле.
Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында иртәнге йөгерү (6+)
31-нче июль көнне 9:00 сәгатьтә
Атна саен Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Parkrun проекты кысаларында йөгерү буенча күнегүләр уза. Яшенә һәм спорт әзерлегенә бәйсез рәвештә, 5 км га йөгерүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Чарага кушылыр өчен сайтта теркәлү узарга һәм махсус штрих-код алырга кирәк.
Адрес: Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы. Керү ирекле, теркәлү сылтама буенча .
Горки-Әмәт урманында яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен йога буенча лекция (6+)
31-нче июль 14:00 сәгатьтә
Горьки-Әмәт урманы территориясендәге Cube бинасында «Яңа шөгыльләнүчеләр өчен йога. Өй шартларында йога нигезләрен өйрәнәбез» темасына лекция узачак. Шәһәрлеләрне чарага кушылырга чакыралар.
Адрес: Горки-Әмәт урманында Cube бинасында. Керү ирекле.
Зәйни Солтан урамындагы скверда кино күрсәтү (12+)
31-нче июль 20:00 сәгатьтә
Чираттагы кинокүрсәтү Иске Татар бистәсендә Зәйни Солтан урамындагы сквер территориясендә узачак. Тамашачыларга «Один вдох» фильмын – барысын да фридайвинг өчен ташлаган йөзү буенча тренер турындагы тарихны күрсәтәчәкләр. Вакыт уздыру рәхәт булсын өчен, шәһәр халкына үзләре белән җылы пледлар алырга тәкъдим ителә, теләк буенча – термосларда чәй һәм кофе.
Адрес: Зәйни Солтан урамы буенча сквер, керү ирекле.
Боратынский музеенда «Морская династия фон Эссенов» күргәзмәсе (0+)
31-нче июль һәм 1-нче августта 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
Боратынский музеенда Россия флоты тарихыннан аз билгеле фактлар турында сөйләгән «Морская династия фон Эссенов» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең төп геройлары – адмирал Николай фон Эссен (1860-1915) һәм лейтенант Раймонд фон Эссен (1888-1931).
Күргәзмә Мәскәүдән килде, анда ул диңгез флоты музеенда экспонатланды. Казаннан соң аны Санкт-Петербургта һәм Калининградта күрсәтергә планлаштыралар.
Адрес: Горький урамы, 25. Керү билетлар буенча.
«Манеж» күргәзмә залында ял көне программасы (0+)
31-нче июль һәм 1-нче августта 12:00 сәгатьтә
Ял көннәрендә шәһәрлеләрне «Келәм туку сәнгате» гаилә программасы көтә, аңа күргәзмә буенча экскурсия һәм мастер-класс керә.
«Келәм сәнгате - мәгънәләр эволюциясе» күргәзмәсендә кунаклар Әзербайҗан келәм тукуы тарихы белән танышачак, келәм эше серләрен һәм үзенчәлекләрен беләчәк, орнаментларның серләрен ачачак һәм көнчыгыш атмосферасына чумачак. Иҗади дәрес вакытында, экспозиция белән танышканнан соң, казанлылар рамкадагы кечкенә келәмне үзләре тукып карый алачаклар.
Адрес: Шейнкман юлы («Казан Кремле» музей-тыюлыгы). Керү билетлар буенча. Программаларга һәм экскурсияләргә түбәндәге телефоннар буенча алдан язылырга кирәк: +7(843)567-80-67, +7(843)567-80-68.
«Бизон» галереясендә Дмитрий Окружнов һәм Мария Шарованың Present in the past күргәзмәсе (6+)
31-нче июль һәм 1-нче августта 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр
«Бизон» заманча сәнгать галереясендә Дмитрий Окружнов һәм Мария Шарованың Present in the past дип аталган яңа күргәзмәсе ачылды. Ул тугыз эре форматлы полотнодан тора. Рәссамнар Советлар Союзы таркалганнан соң үскән буынга карый һәм үткәнебезне интернет һәм технологияләр ярдәмендә җыярга омтыла. Интернет челтәрендә табылган һәм холстта төшерелгән фотосурәтләрнең калдыклары Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәрендәге ярымҗимерек мәдәният йортында аларның остаханәсе диварларыннан коелган штукатуркага охшаган һәм матур инсталляциянең аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Адрес: Бауман ур., 44/8. Керү билетлар буенча.
«Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы (6+)
1-нче августта 10:00 сәгатьтә
«Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы узачак, анда яшь эшмәкәрләр катнашачак. Чарада уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен үзара алмашачаклар һәм сатачаклар. Балалар бәяләрне үзләре билгеләячәк.
Сәүдә үзәге түбәсендәге йога (12+)
1-нче август 11:00 сәгатьтә
Һәр атна саен якшәмбе көннәрендә KazanMall сәүдә үзәге түбәсендә йога буенча бушлай дәресләр уза, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Үзең белән келәм алып килергә кирәк.
Адрес: Павлюхин ур., 91. Керү ирекле.
Кремль яр буенда биюләр (16+)
1-нче август 18:00 һәм 20:00 сәгатьтә
Биергә яратучылар һәм вакытны актив үткәрергә теләүчеләр Кремль яр буенда узачак бию кичәсенә кушыла ала. 18:00 сәгатьтә якшәмбе көнне биредә хастл биергә мөмкин булачак, ә 20:00 сәгатьтә - Аргентина тангосына өйрәнергә. Оpen air га партнер белән килү яхшырак. Һава торышы бозылса, биюләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
Адрес: Кремль яр буе. Керү ирекле.
«Урам» экстрим-паркында кызлар өчен футбол дәресләре (6+)
31-нче июль 18:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр
Казан паркларында 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге кызлар өчен бушлай футбол күнекмәләре дәвам итә. Дәресләргә теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсе булган катнашучылар да кушыла ала: дәресләр яңа уенчылар өчен дә, футбол белән профессиональ шөгыльләнүчеләр өчен дә туры килә.
Мастер-классларны квалификацияле тренерлар үткәрә. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Адрес: «Урам» экстрим-паркы. Керү ирекле, теркәлү сылтама буенча .