Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2019, 14:58

Казанда ял көннәре: Сабантуй, яр буенда танго, ачык һавада кино һәм туңдырма фестивале

KZN.RU порталы киләсе ялларга атналык афиша зерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша, казанлыларны алда кызыклы һәм вакыйгаларга бай ял көннәре көтә. Шәһәрлеләр саф һавада спорт белән шөгыльләнә, яр буенда бии, туңдырма фестивалендә Италия джелатосы һәм Япония моджиен татып карый, шулай ук ачык һавада кино карый ала. Татарстан башкаласында киләсе ялларның төп вакыйгасы татар халкының милли бәйрәме Сабантуй   булачак, аны шәһәр халкы һәм кунаклары дүрт мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. KZN.RU порталның атналык афишасы иң якты тәэсирләр алу өчен чаралар сайларга ярдәм итәчәк.

Кабан күле яр буенда функциональ күнегүләр

22-нче июньдә 9.00 сәгатьтә

Барлык теләүчеләрне Кабан күле яр буена функциональ тренировкага чакыралар. Ачык һавада казанлылар көнне актив рәвештә башлап җибәрә һәм профессиональ тренер күзәтүе астында энергия туплый алачаклар.

Горки-Әмәт урманында йога

22-нче июньдә 10.00 сәгатьтә

Йога буенча дәрес Горки-Әмәт урманында узачак. Профессиональ тренерлар шәһәрлеләрне сулыш техникалары һәм медитацияләргә өйрәтәчәк. Дәрескә спорт киемнәрендә килергә киңәш ителә, үзең белән келәм алырга кирәк.

Горький исемендәге паркта аэробика буенча дәрес

22-нче июньдә 12.00 сәгатьтә

Горький исемендәге паркта теләге булган һәркем өчен аэробика һәм функциональ тренинг буенча ачык дәрес узачак. Спорт дәресен тренер Ирина Михалева үткәрәчәк.

Казан буенча җәйге тарихи йөреп кайту

22-нче июнь көнне 14.00 сәгатьтә

Шимбә көнне Казанда «Кичәге көн тарихы» проектыннан беренче тарихи җәйге сәяхәт узачак. Йөреп кайту темалары - XIX гасырда Казан. Катнашучыларга Татарстан башкаласы турында бик күп кызыклы фактлар сөйлиячәкләр.

Катнашырга теләүчеләрне Беренче май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында көтәләр.

«Мир» кинотеатрында халыкара төрки кино фестивале

22-нче июнь көнне 14.00 сәгатьтә

Шимбә көнне Казанда халыкара төрки кино фестиваленең өченче көне узачак. Тамашачылар Казахстан, Хакасия, Төрекмәнстан һәм Башкортстаннан килгән режиссерларның 4 картинасын күрә алачак. Бушлай сеанслар 14.00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Соңгы картинаны күрсәтү 19.50 сәгатькә планлаштырылган.

Кремль яр буенда The Road рок мәктәбе концерты

22-нче июнь 18.00 сәгатьтә

Шәһәр халкын һәм кунакларын The Road – Россиядә беренче профессиональ рок-музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгышы көтә. Рок һәм тере музыка сөючеләр яшь музыкантлар белән бергә җырлый һәм бии алачак.

Кремль яр буенда туңдырма фестивале

22-нче июнь 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

Казанның Кремль яр буенда туңдырма фестивале узачак, анда килүчеләргә гадәти булмаган зәвыклы тәм-томнар тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунаклары Италиянең джелато, Тайландның кызган туңдырмасы, кәҗә сөтеннән туңдырма, Япониянең моджие, өлкәннәр өчен туңдырма һәм әлеге тәмле ашамлыкның башка күп кенә төрләре белән таныша алачак. Биредә үк балалар һәм өлкәннәр өчен кулинария мастер-класслары, ярышлар, шулай ук күңел ачу шоу-программасы узачак.

Кабан күле яр буенда зумба буенча дәрес

22-нче июньдә 19.00 сәгатьтә

Кабан күле яр буенда казанлылар зумба дәресенә кушыла алачаклар. Оештыручылар дәрескә спорт өс һәм аяк киемнәрендә килергә киңәш итә.

Кремль яр буенда сальса һәм бачата

22-нче июнь көнне 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр

Барлык теләүчеләр дә сальса һәм бачата буенча бушлай мастер-классларга кушыла алачаклар. Дәресләрдә катнашучыларны бу биюләрнең нигезләренә өйрәтәчәкләр, база хәрәкәтләрен күрсәтәчәкләр һәм үзләрен парлы биюләрдә ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәкләр. Мастер-класслар Кремль яр буе пирсында узачак.

Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтү

22-нче июнь 21.00 сәгатьтә

Хәтер һәм кайгы көнендә Кабан күле яр буенда җәйге кинотеатр мәйданчыгында блокадалы Ленинград балалары турында «Я еще не хочу умирать» фильмы күрсәтеләчәк. Кино карауга кушылырга теләүчеләрне Г.Камал театры каршындагы мәйданда көтәләр.

«Крылья Советов» паркында кино күрсәтү

22-нче июнь 21.00 сәгатьтә

Паркның җәйге сәхнәсендә сугыш турында иң популяр совет фильмнарының берсе «Летят журавли» кино күрсәтүе узачак. Режиссер Михаил Калатозовның Виктор Розовның «Вечно живые» пьесасы мотивлары буенча төшерелгән картинасы 1958 елгы Халыкара Канн кинофестиваленең «Золотая пальмовая ветвь» лауреаты булып тора.

Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй

23-нче июнь 9.30 сәгатьтә

23-нче июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Мирный бистәсенең Каенлык мәйданында татар эстрадасының популяр артистлары Айдар Сөләйманов һәм Данир Сабиров чыгыш ясаячак, ә бәйрәмнең төп кунагы махсус концерт программасы әзерләгән «Турецкий хоры» булачак. Шулай ук театральләштерелгән прологта бөтен республикадан иң яхшы бию һәм вокаль коллективлар чыгыш ясаячак.

Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй

23-нче июнь 9.30 сәгатьтә

Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык мәйданында казанлылар һәм башкала кунаклары өчен «Казан сөлгесе» дип аталган театральләштерелгән тамаша булачак. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары, солистлар һәм бию ансамбльләре катнашачак. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмнең хедлайнерлары - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем булачак.

Аккош күлендә Сабантуй

23-нче июнь 9.30 сәгатьтә

Аккош күле урман-парк зонасында бәйрәм кунаклары өчен төп сәхнәдә татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак: Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов һәм башкалар. Концерт программасыннан һәм традицион ярышлардан тыш, бу мәйданда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган аерым зона да әзерләнәчәк. Биредә яшь профессионаллар чемпионатның төрле компетенцияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Казан ипподромында ат спорты бәйрәме

23-нче июнь 12.30 сәгатьтә

Сабантуй хөрмәтенә Казан ипподромында традицион ат спорты ярышлары, шул исәптән уникаль ахалтекин ат чабышлары узачак. Бәйрәм кунакларын концерт һәм күңел ачу чаралары көтә, ә ат чабышлары җанатарлары арасында Төркиягә юллама уйнатыла.

Кремль яр буенда рәсем ясау курслары

23-нче июньдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә

Һәр якшәмбе көнне Кремль яр буенда ачык һавада рәсем ясау буенча бушлай дәресләр уза. Аларда теләге булган һәркем катнаша ала. Рәсем ясарга өйрәтүче укытучылар рәсем сәнгатенең берничә иң киң таралган жанрын үзләштерергә ярдәм итәр. Бу якшәмбедә казанлыларны поп-арт стилендә рәсем ясарга өйрәтәчәкләр.

«Крылья Советов» паркында «Хыял шәһәренең мифлары һәм чынбарлыгы» экскурсиясе

23-нче июньдә 15.00 сәгатьтә

«Крылья Советов» паркының туган көне уңаеннан якшәмбе көнне барлык теләүчеләр өчен Соцгород һәм «Крылья Советов» паркы буенча «Хыял шәһәре мифлары һәм чынбарлыгы» бушлай экскурсиясе уздырачаклар. Экскурсиядә Соцгород йортларын проектлау белән кемнең шөгыльләнүе һәм очучы-сынаучыларның кайда яшәүләре турында сөйләячәкләр. Катнашучыларны җыю – «Крылья Советов» паркында В.Ленин һәйкәле янында булачак.

Кремль яр буенда Аргентина тангосы

23-нче июнь көнне 20.00 сәгатьтә

Якшәмбе кичәсендә теләге булган һәркем Аргентина биюенә багышланган open-airда катнаша алачак. Шәһәрлеләр дөньяның иң матур биюләренең берсендә беренче адымнарны һәм төп хәрәкәтләрне үзләштерәчәк. Оештыручылар дәрескә иптәш белән килергә киңәш итә.

Барлык яңалыклар