В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Булачак уикендның кызыклы вакыйгалары турында – KZN.RU порталы афишасында.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Бу ялларда казанлылар күргәзмәгә барып, Россиядә беренче акчалата купюраларның кайчан бастырылганын белә, чегән джазын тыңлый, лекцияләр һәм Милли китапханә фестивалендә бию перформансына кушыла ала. Бу һәм булачак уикендның башка кызыклы вакыйгалары турында KZN.RU порталы афишасында укыгыз.
Заманча сәнгать галереясындагы «Дети Ау» күргәзмәсе һәм «Каждый 88» фильмын күрсәтү
2-нче апрель 16.00 сәгатьтә
«Барысы өчен дә мәктәп» проекты һәм Заманча сәнгать галереясе Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган «Дети Ау» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Экспозициядә – 1-нче номерлы мәктәпнең ресурс сыйныфында укучы (7 яшьтән 13 яшькә кадәрге) аутистик спектрдагы тайпылышлары булган 11 яшь рәссамның рәсемнәре. Бу төрле техник алымнар кулланып башкарылган эшләр: традицион формалар да (караламалардан алып төп рәсемгә кадәр), монотипия дә (традицион булмаган материаллар һәм катнаш техника).
Күргәзмә ачылганнан соң, 16.30 сәгатьтә «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») кинематография өлкәсендә Төбәкара премия каталогыннан булган Россия режиссеры Дарья Лебедеваның кыска метражлы «Каждый 88» фильмын күрсәтү кинотәнкыйтьче Адилә Хәйбуллинаның кереш сүзе белән башланачак. Чарага керү ирекле.
Горький исемендәге паркта иртәнге йөгерү
3-нче апрель көнне 9.00 сәгатьтә
Шимбә көнне казанлылар, гадәттәгечә, спорттан башлый - теләге булган һәркем Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында иртәнге йөгерешкә кушыла ала. Дистанция 5 км тәшкил итәчәк. Parkrun йөгерү буенча тренировкада катнашу өчен сайтта теркәлү узарга һәм махсус штрих-код алырга кирәк.
ТР Милли китапханәсендәге китап клубы
3-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә
Казанлыларны «Дөнья телләрендә укыйбыз» китап клубының беренче очрашуына ТР Милли китапханәсенә чакыралар. Татар, инглиз, немец, испан һәм башка телләрне белү хуплана. Чара турында тулырак мәгълүматны һәм катнашу өчен теркәлүне Милли китапханәнең Instagram рәсми аккаунтында табарга була.
ТР Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале
3-4-нче апрель көннәрендә 12.00 сәгатьтә
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР Милли китапханәсе яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясен – Jadidfest фестивален уздыра. Программада – күргәзмәләр, фильмнар, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр язмасы, балалар өчен мастер-класслар, яңа журналны тәкъдим итү. Керү ирекле, аерым чараларга керү – теркәлү буенча.
Татар филармониясендә Джаз-мануш
3-нче апрель көнне 18.00 сәгатьтә
«Джаз-КроссоверФест-Казан» V Халыкара фестивале кысаларында «Звезда Мануш» концерты узачак. Программада – джаз-мануш стилендәге джаз композицияләре (джазның Европа юнәлеше, шулай ук чегән джазы буларак билгеле, ред. искәрмәсе). Казанлылар өчен джаз музыканты Даниил Крамер, гитарачы Дмитрий Купцов һәм җырчы Полина Касьянова чыгыш ясаячак. Бәясе турында мәгълүмат – сайтта.
ТР Милли музеенда «Вакыт һәм акча» күргәзмәсе
3-4-нче апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
ТР Милли музеенда «Вакыт һәм акча» дип исемләнгән гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Экспозиция күп гасырлык акча тарихына, аларны яклау, ташу, саклау һәм санау ысулларына багышланган. Күргәзмәдә казанлылар кызыклы тарихи фактлар турында: Россиядә беренче кәгазь купюралар кайчан бастырылган, платина тәңкәләрен кайсы ил суга башлаган, бу ялган акча ясаучылардан саклану өчен Исаак Ньютон Петр I гә нинди киңәш ясаган һәм башка бик күп нәрсәләр. Күргәзмә 25-нче апрельгә кадәр эшли, керү – музейга керү билеты буенча.
«Екатерина Великая һәм ...» балалар рәсеменең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә конкурс-күргәзмәсе
3-4-нче апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры" күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция императрица турында акыл иясе буларак кына түгел, яраткан әбисе, сәяхәтче, Эрмитажга нигез салучы буларак та сөйли. Теләүчеләр экспозиция мотивлары буенча оештырылган балалар рәсемнәре конкурсында катнаша алачак. Конкурс 4-нче апрельдән 10-нчы апрельгә кадәр узачак. Тулырак мәгълүмат – сайтта.