Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 17:45

Казанда ял көннәре: этно-маркет, Нәүрүз һәм деликатеслар ярминкәсе

KZN.RU атна саен ял көннәрендә вакыйгалар афишасын бастыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Эш атнасы ахырына якынлаша. Бу ял көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларын бай эчтәлекле һәм мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Казанлылар Кубань һәм Адыгеяның чын сырларын, Камчатка икрасын һәм Краснодар чәйләрен өй деликатесларының фермер ярминкәсендә татып карый, язгы Нәүрүз бәйрәмендә катнаша, шулай ук аргентина тангосын биергә өйрәнә алачак. KZN.RU порталының атналык афишасында һәркем үзе өчен ниндидер кызыклы нәрсә сайлап ала алачак.

Язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме Нәүрүз

23 март 12.00

Язгы Нәүрүз бәйрәмен "Мәскәү" мәдәни үзәгендә билгеләп үтәргә мөмкин булачак. Биредә концерт узачак, аның программасында тамак җырлавы, Дагыстан биюләре, таҗик көйләре, Бурятия мотивлары, Алтай теләкләре (благопожелание) бар. Мәдәни үзәк холлында язгы миләүшәләрне күргәзмә-сату оештырылачак, ә бәйрәм кунаклары пылауны авыз итә ала.

"Ефәк юлы" Этно-маркеты

23 мартта 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр

Казан ипподромында "Ефәк юлы" икенче этно-маркеты узачак. Килүчеләр дөньяның 20 халкының мәдәнияте белән танышачаклар, аларның милли киемнәрен, традицион аш-суын күрәчәкләр, шулай ук мастер-классларда да катнаша алачаклар. Ошаган товарны сатып алырга мөмкин булачак.

Аргентина тангосы буенча мастер-класс

23 март 15.00

Аргентина тангсын өйрәнергә теләүчеләр өчен, Estetango танго студиясендә (Петербург ур., 55) узачак бушлай мастер-класс узачак. Оештыручылар дәрестә катнашучылар музыка дөньясына кереп, партнерын тоярга өйрәнәчәкләр, дип вәгъдә итәләр.

Шигърият кичәсе

23 март 19.00

Шигырьләрне Алафузов фабрикасында тыңларга мөмкин булачак. Анда катнашучылар үзләренең авторлык әсәрләрен һәм яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыячак.

Бөтендөнья Су көне

23 март 14.00 һәм 24 март 11.00

ТР табигать тарихы музеенда Бөтендөнья су көнен билгеләп үтәчәкләр. Чарада катнашучылар суның искиткеч үзлекләре белән танышачаклар, фәнни тамаша күрәчәкләр, экологик мастер-классларда катнашачаклар, дайверлар җиһазларын күрәчәкләр, шулай ук үз куллары белән декупаж техникасында шәмдәлләр ясый алачаклар. Бәйрәмнең тулы программасы белән сайтта танышырга мөмкин.

Фермер өй деликатеслары

23 һәм 24 март

Фермер өй деликатесларын "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ярминкәдә сатып алырга һәм авыз итәргә мөмкин булачак. Биредә ткемали соусы, Кырым баллы ризыклары, Краснодар чәйләре, Кубань һәм Адыгеяның өй сырлары, Балык (чавыч, нерка), икра һәм башка деликатеслар табарга мөмкин булачак.

Алман киносы фестивале

23 һәм 24 март

"Мир" кинотеатрында алман киносын фестиваленең бушлай күрсәтү узачак. Казанлыларга Германия һәм алман телле төбәкләрендәге кайбер иҗтимагый темалар яктыртылган 7 фильм күрсәтеләчәк. Фильмнар оригинал телендә субтитрлар белән күрсәтеләчәк. Фестиваль программасы белән сайтта танышырга мөмкин.

Актерлык һәм оратор сәнгате буенча мастер-класс

24 март 17.00

Оратор һәм актерлык осталыгына "Театр-Вентилятор" (Пушкин ур., 52) иҗат лабораториясендә өйрәнергә мөмкин булачак. Мастер-классларны Казан яшь тамашачылар театры актерлары үткәрәчәк. Алар гәүдә киеренкелеген бетерергә, тавыш белән эшләргә өйрәтәчкәләр, сөйләм ачыклыгы һ.б. өчен күнегүләр күрсәтәчәкләр. Мастер-классларга язылу өчен "актерское" яки "ораторское" сүзе белән 89534124296 телефонына СМС җибәрергә кирәк.

Япон фильмнарын күрсәтү

24 март 18.00

Япон фильмнары фанатлары өчен Алафузов фабрикасында япон режиссеры һәм дөнья анимациясе гение Хаяо Миядзакиның "Унесенные призраками", "Мой сосед Тоторо", "Ходячий замок Хаула" кинолары күрсәтеләчәк.

Барлык яңалыклар