В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна саен урнаштырыла торган афиша һәркемгә алдагы ял көннәрендә күңеленә хуш килгән чараларны сайларга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша, алда – вакыйгаларга бай ял көннәре. Казанлылар паркларда спорт белән шөгыльләнә, Чехия трдлолары һәм крафт пилмәннәре татып карый, рәсем ясарга өйрәнә һәм экологик квестта катнаша алачак. Киләсе ял көннәре турында тулырак - KZN.RU порталы афишасында.
Юдино бистәсендә Тимерьюлчы көне
3-нче һәм 4-нче август 9.30 сәгатьтә
Казанның Юдино бистәсендә Тимерьюлчы көнен билгеләп үтәчәкләр. «Локомотив» стадионы янында ачык сәхнә үзәк бәйрәм мәйданчыгы булачак.
Юдинода яшәүчеләр өчен зур бәйрәм концерты һәм фәнни крио-шоу узачак. Ачык мәйданда балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк һәм күчмә сәүдә оештырылачак.
Бәйрәм программасы балалар тимер юлында да планлаштырылган, анда 3-нче һәм 4-нче августта 14 яшькә кадәрге балалар поездда бушлай йөри алачак. Мәйданда балаларны күңел ачу-анимацион тамашасы, бушлай туңдырма, конкурслар һәм призлар көтә.
Кремль яр буенда туклану фестивале
3-нче һәм 4-нче август 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр
Теләгән кешеләр гадәти булмаган ризыклар - Тайланд коймаклары, крафт пилмәннәре, кокос эчендәге туңдырма, азотлы коктейльләр, Чехия трдлолары һәм башка бик күп нәрсәләрне татып карый алачак. Фестивальдә шәһәр халкын популяр бию каверлары һәм рок-төркемнәр чыгышлары, бармен-шоу, беговелларда балалар тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары, аквагрим һәм балалар интерактив театр-музее көтә.
ТР Милли музеенда реконструкторлык фестивале
3-нче һәм 4-нче августта 12.00 сәгатьтән
Татарстан Республикасы Милли музеенда бу ял көннәрендә «Көнчыгыш – Көнбатыш: Россия Ватан сугышлары» төбәкара реконструкторлык фестивале узачак. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән хәрби-тарихи хәрәкәттә катнашучылар ике Ватан сугышы көрәшләрен реконструкциялиләр.
Фестивальне ачу тантанасы 3-нче августта 12.10 сәгатьтә музей ишегалдында узачак. Ачылыш алдыннан 1 Май мәйданында театральләштерелгән пролог булачак, ул 12.00 сәгатьтә башлана.
Фучик урамы буенча урнашкан бульварда Ишегалды бәйрәме
3-нче август 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Фучик урамы буенча урнашкан бульварда узачак Ишегалды бәйрәме «Минем экоҗәем» ишегалды лагерьлары программасының йомгаклау чарасы булачак һәм балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк.
Бәйрәм кунакларын экологик квест көтә, анда катнашучылар шәһәр коткаручылары ролен үз өстенә алачак. Шулай ук балалар өчен уеннар, конкурслар, фотозона һәм башка күңел ачу чаралары оештырылачак.
«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Вудсток. Три дня, определившие поколение» фильмы
3-нче август 18.00 сәгатьтә
Шәһәр халкы Барак Гудманның 1969 елның августында АКШТА узган атаклы рок-фестивальләрнең берсе турындагы кинокартинасын күрә алачак.
Алафузов фабрикасының туган көне
3-нче август 19.00 сәгатьтә
Барлык теләүчеләрне кичәгә чакыралар. Шәһәр халкын бай күңел ачу программасы, 3 бию мәйданчыгы, видеоинсталляция, махсус куелышлар һәм яңартылган меню көтә.
Иске Татар бистәсендә ачык һавада кино
3-нче август 20.30 сәгатьтә
3-нче августта Иске Татар бистәсендә Ш.Мәрҗани урамы буенча урнашкан «Печь» рестораны янында урнашкан сәхнәдә «Зеленая книга» фильмы күрсәтеләчәк. Теләге булган һәркем кино куелышына килә ала.
Кремль яр буенда рәсем ясау курслары
4-нче август 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр
Һәр якшәмбе көнне Кремль яр буенда ачык һавада рәсем ясау буенча бушлай дәресләр уза. Рәсем ясарга өйрәтүче укытучылар теләгән һәркемгә натюрморт, пейзаж, натурадан рәсем төшерү, поп-арт кебек берничә иң киң таралган рәсем жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Халыкара «Чиста уеннар»
4-нче август 14.00 сәгатьтә
Казанда беренче тапкыр «Чиста уеннар» экологик квесты узачак, анда катнашучылар чүп җыюда ярышачаклар. 2-3 сәгать дәвамында командалар билгеле бер территориядә чүп-чар җыячак һәм баллар туплаячак, аларны алга таба өстәмә инвентарь алу өчен файдаланырга мөмкин булачак. Җиңүчеләр призлар алачак, ә җыелган чүп-чар эшкәртүгә җибәреләчәк.
Уенда катнашучылар өчен төрле конкурслар – гадәти булмаган әйберләр эзләү, табышмаклар, экотөгәллек ярышлары, сыерчык оялары җыю каралган, дип хәбәр итә уенны оештыручылар.
Уенда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Уенчыларны җыю 14.00 сәгатьтә Нижнезареченская дамбасы, 1 адресы буенча планлаштырыла.
Горький исемендәге паркта «Яшел Фитнес» фестивале
4-нче август 16.00 сәгатьтә
Якшәмбе көнне барлык теләүчеләрне «Яшел Фитнес» фестивалендә көтәләр. Программада йога, растяжка, функциональ зарядка, парлы бию буенча мастер-класс, джампинг-фитнес, боди-балет буенча мастер-класс, кикбоксинг, өлкәннәр һәм балалар өчен кылыч белән фехтовкалау .