Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2019, 16:22

Казанда ял көннәре: каратэ буенча Россия чемпионаты, хенд-мейд ярминкә һәм хореография спектакле

KZN.RU порталы алдагы уикендка атналык афиша әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Күпчелек казанлыларның чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша, димәк, ял көннәрендә шәһәр халкын нинди вакыйгалар көткәнен белү вакыты да җитә. Шәһәрлеләр иң яхшы спортчы-каратистларның ярышларын, йөзү буенча Россия чемпионатында катнашучылар чыгышларын карый, шулай ук төрле күргәзмәләрдә катнаша ала. Тулырак мәгълүмат - KZN.RU порталы афишасында.

«Ак Барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты

9-нчы ноябрь, 13.00 сәгатьтә

Шимбә көнне ТР башкаласында каратэ буенча Россия чемпионаты ачыла. Россиянең 65 төбәгеннән килгән спортчылар ил чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Ярышлар «ката» һәм «авырлык категорияләре» дисциплиналарында узачак. Казандагы ярышлар каратэ буенча Россия җыелма командасы составы өчен сайлап алу этабы булып торачак. Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар квалификация ярышларында катнашачак, аларның нәтиҗәләре буенча 2020 елда Токиода узачак XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашучыларны сайлаячаклар.

Кул эшләре ярминкәсе

9-нчы һәм 10-нчы ноябрь 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр

Хенд-мейд ярминкәсендә шәһәрлеләр кулдан эшләнгән әйберләр – косметика, статуэткалар, уенчыклар, открыткалар, тәм-томнар, бүләк җыелмалары сатып ала алачак.

Ярминкә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Петербург ур., 9.

Н.Җиһанов исемендәге консерваториядә фортепиано музыкасы концерты

9-нчы ноябрь 17.00 сәгатьтә

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Рахманинов исемендәге залында бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты – Таһир Камальтдинов чыгышы узачак. Музыкант тыңлаучылар өчен илебез һәм чит ил композиторларының әсәрләрен башкарачак.

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Дулкыннар» күргәзмәсе

9-нчы һәм 10-нчы ноябрь, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә Байару Такшинаның «Дулкыннар» күргәзмәсе эшли. Бу хәрәкәт итүчән энергия, амбицияләр, мотивацияләр, ресурсларны эзләү, көч, кешегә генә хас булган омтылышлар турында визуаль поэзия. Күргәзмә 14-нче ноябрьгә кадәр эшли.

«Рус костюмы поэзиясе» күргәзмәсе

Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Рус костюмы поэзиясе» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда уникаль көнкүреш, интерьер әйберләре, тукыма ясау һәм кием тегү өчен хезмәт кораллары күрергә мөмкин. Экспозицияне оештыруда Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш районнары музейлары, Казанның рус фольклоры үзәге, шулай ук шәхси коллекционерлар катнашты.

Күргәзмә 15-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты

9-нчы һәм 10-нчы ноябрь

Казан 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә. Аңа илнең 60 төбәгеннән 900 спортчы килгән. Быелгы ярышлар 4-8-нче декабрьдә Шотландиянең Глазго шәһәрендә узачак йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу ярышлары булачак. Җәдвәл белән сайтта танышырга мөмкин.

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә Голландиянең тарихи төзелеше тәҗрибәсе турында күргәзмә

9-нчы һәм 10-нчы ноябрь көнне 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр

22-нче ноябрьгә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шаһиди ур., 7) «Үзгәртеп корырга. Җайлаштырырга. Саклап калырга. Голландиянең мәдәни мирас белән эшләү тәҗрибәсе» күргәзмәсе эшли. Анда 20 трансформация һәм тарихи төзелеш җайланмалары эше тәкъдим ителгән: Нидерланд, Россия, Германия, АКШ, Италия һәм Кытайда Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырылган архитектура һәйкәлләрен һәм сәнәгать объектлары.

Үзәк стадионда «Рубин» һәм «Динамо» арасында футбол матчы

9-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтә

Казан «Рубин»ы үз кырында Мәскәү «Динамо»сы белән очрашачак. Сәет Галиев һәм Кремль яр буе урамнарында матч үткәрелүгә бәйле рәвештә транспорт тукталышы чикләнәчәк.

«Нагорный» мәдәният йортында «Арена» спектакле

9-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтә

Казан яшьләре өчен «Заманча бию дөньясына тәрәзә» мәдәни-белем бирү проектын Казанның «Пантера» муниципаль камера балеты ачып җибәрә. 9-нчы ноябрьдән 11-нчы декабрьгә кадәр шәһәрнең мәдәният йортларында балалар һәм яшүсмерләр өчен камера балеты артистлары «Арена» спектаклен күрсәтәчәкләр һәм заманча бию жанрларына багышланган мастер-класс үткәрәчәкләр.

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Музыкага караганда күбрәк» лекциясе

10-нчы ноябрь, 18.00 сәгатьтә

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Музыкага караганда күбрәк» дигән фәнни-популяр лекцияләр сериясе старт ала. Аларда шәһәрлеләргә төрле дисциплиналар – гуманитар һәм табигый-фәнни позицияләрдән - музыка һәм тавыш практикасы турында сөйләячәкләр. Беренче лекциянең темасы - «Ясалма интеллект һәм музыка». Тыңлаучылар компьютер ярдәмендә музыканы ни өчен һәм ничек итеп иҗат итәргә мөмкин булуын, шул ук вакытта машина ярдәмендә укытуның нинди принциплары кулланылуын, һәм компьютер кешене музыка язуда алыштырырмы-юкмы икәнлеген беләчәкләр.

Барлык яңалыклар