Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 15 нче сентябреннән 36 (666) номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең Мулланур Вахитов урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне вакытлыча чикләү, Нестеров урамы буенча территорияне ызанлау проекты буенча җәмәгать фикер алышуларын билгеләү, Халезов урамы, 26 адресы буенча урнашкан тулай торак бинасының торак бүлмәләренең статусын үзгәртү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.