Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 10 нчы августыннан 30 (711) нчы номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре белән бүләкләү; Икмәк заводы урамындагы 3 нче номерлы күпфатирлы йортның 7 нче корпусын авария хәлендәге һәм сүтелергә тиешле дип тану; 2023 елда бөтенроссия һәм республика укучылар олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү; Воровский урамында автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.