В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 14 нче июленнән 27 (657) номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең Казан шәһәре Мэрының аерым күрсәтмәләренең үз көчләрен югалтуын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Себер тракты, Халитов һәм Академик Арбузов урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проектын раслау, Казан шәһәр Думасының Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территориаль зона чикләрен ‒ иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру зонасын үзгәртү бүлегенә үзгәрешләр кертү турында карары проектын әзерләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.