В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 30 нчы июненнән 25 (655) номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең «Сабантуй» татар халкының милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү чорында Казан шәһәренең автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү, Казан шәһәренең Идел буе районындагы урамга исем бирү, Айвазовский һәм Волков урамнары буенча автомобиль юлларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү, 2022 елның 3 нче августында Казан шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча электрон аукцион үткәрү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.