Электрон версия порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2020 елның 11-нче июненнән 21 (552) номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте 204-14-93, 204-14-95, 204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итүегез сорала.