Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 10 нчы февраленнән 5 (635) номерлы чыгарылышында Казан шәһәре Мэрының «Казан шәһәрендә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе турында» 2015 елның 18 нче ноябрендәге 167 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында карары, В.А.Самошинны «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләү турында боерыгы, Икмәк заводы урамы буенча автомобиль юлында хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында боерыгы һ.б. урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.