В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 3 нче ноябреннән 43 (673) нче номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең Казан шәһәренең Киров районы Горький шоссесы территориясен планлаштыру проекты буенча җәмәгать фикер алышуларын билгеләү, 2023 елга Казан шәһәре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау, Казан шәһәре Совет районының Даурия урамы буенча территорияне ызанлау проектын раслау турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.