Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 15 нче июненнән 22 (703) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы хезмәткәрләрен Казан шәһәре муниципаль бүләкләре белән бүләкләү; Юлиус Фучик урамында автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләү; Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә үз белдеге белән һәм законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын сүтү һәм күчерү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.