В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Калдыклар 24 нче февральдә 12:00 дән 13:00 гә кадәр кабул ителәчәк
Фото: Денис Гордийко
Мәйданчык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Катнашучылар исемлегендә шулай ук Ямашев проспекты, 97 йорт; Краснококшайск урамы, 150/2 йорт адреслары буенча урнашкан сәүдә үзәкләре янындагы территорияләр дә булган.
Тиздән, шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен, мондый пунктлар Казанның һәр районында эшли башлар дип көтелә. Аларны айның соңгы шимбәсендә оештыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Фракция» проекты алга таба эшкәртү һәм кабат куллану өчен икенчел чималны аерым җыю белән шөгыльләнә. Проектның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тормыш сыйфатын яхшырту.