Чарага тугыз шәһәр оешмасы вәкилләре чакырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 18-нче сентябрь көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарага тугыз шәһәр оешмасы вәкилләре чакырылган.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында мәгълүмат ала һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча белгечләр белән киңәшләшә, дәүләт гарантияләре турында белә алачак. Күчмә вакансияләр ярминкәсенә Казанның «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, «Сәүдә агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Аромат» акционерлык җәмгыяте, «Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте, «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте, «Хезмәт резервлары» муниципаль автоном учреждениесе, «Комфортел» акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» заводы вәкилләре чакырылган.
Моннан тыш, Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече шәһәрлеләргә пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, шулай ук иминләштерелгән затның шәхси кабинетында теркәлү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 18-нче сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча урнашкан кадрлар әзерләү буенча Төбәк уку үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Казанның Вахитов районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.