В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык тарафыннан онлайн-тавыш бирү тәмамланды, җиңүчеләрне декабрьдә «Диалоглар» форумында игълан итәчәкләр
Денис Гордийко фотосы
Казанда Татарстан Республикасы башкаласының иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше проекты өчен игълан ителгән смотр-бәйгенең онлайн-тавыш бирү чарасы тәмамланды. «Шәһәрлеләрнең сайлавы» номинациясе буенча үткәрелгән сораштыруда 5649 шәһәр кешесе катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре декабрьдә «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның Шәһәрне үстерү институты.
Бу елгы конкурста катнашучылар саны буенча рекорд куелган – архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм дизайнерлардан 230 дан артык проект алынган. Эшләр өч категориядә: гамәлгә ашырылган объектлар, Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән, гамәлгә ашырылмаган проектлар, шулай ук гамәлгә ашырылмаган һәм килештерелмәгән идеяләр буенча тәкъдим ителгән.
Смотр-бәйгедә катнашучыларны барлыгы 13 номинация буенча бәяләячәкләр, алар арасында «Территорияләрне үстерү буенча иң яхшы концепция», «Иң яхшы коммерцияле күчемсез милек объекты», «Иң яхшы торак комплексы», «Иң яхшы социаль объект», «Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү», «Иң яхшы арт-объект» номинацияләре бар.
Бүген эксперт комиссиясе утырышы башлана, аның эш нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә лауреатлар билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәрен декабрьдә ел саен уздырыла торган «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясендә игълан итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска 180 гариза килгән иде. Казансу яры буендагы экостанция, Серов бульварының беренче чираты һәм башкалар иң яхшы гамәлгә ашырылган проектлар дип танылды.