В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел гына да иртә диагностика ясау нәтиҗәсендә Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган яман шешнең 19 мең 452 очрагы теркәлгән
Татарстан онкология авыруларына каршы көрәштә төп күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда тора. Узган ел гына да иртә диагностика ясау нәтиҗәсендә Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган яман шешнең 19 мең 452 очрагы теркәлгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 7,3% ка (1300 очракка) күбрәк. Республика клиник онкология диспансерын материаль-техник яктан тәэмин итү дә алга бара, анда операцияләр робот-хирург ярдәмендә башкарыла. Быел яңа технологияләр кулланып, республиканың 100 кешесенә бушлай операция ясаячаклар.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында «Онкология авыруларына каршы көрәш» федераль программасы ярдәмендә соңгы биш елда Республика клиник онкология диспансерында материаль-техник база яңартылды. Хәзер биредә югары төгәллекле тикшеренүләр үткәрергә һәм катлаулы операцияләр ясарга мөмкинлек бирә торган җиһазлар бар. Бу үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары, ультратавыш диагностика системалары, гомумхирургия универсаль операция өстәлләре, медицина стерилизаторлары, гастроинтестиналь видеоскоплар, анестезиологик эш станцияләре, видеоколоноскоплар.
Онкология диспансерында шулай ук 18 урынлык стационар тернәкләндерү бүлеге ачылды. Шул рәвешле, тернәкләнү дәваланудан соң ук үткәрелә, бу пациентларга тулы канлы тормышка тизрәк кайтырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, 2024 ел ахырында РКОДта татарстанлылар роботлаштырылган ярдәм ала башлады. Медицина учреждениесе өчен Da Vinci робот-хирургының соңгы модификациясен сатып алганнар. Ул, баш миенә тыкшынулардан тыш, төрле операцияләр үткәрергә сәләтле. Роботлаштырылган хирургиянең өстенлекләре арасында – минималь киселешләр (бу авырту синдромын киметә һәм тернәкләнү вакытын кыскарта); операция вакытында кан югалту кимү; 3D-визуализация ярдәмендә хәрәкәтләрнең югары төгәллеге; әйләнә-тирәдәге тукымаларга йомшаграк якын килү (бу өзлегүләр куркынычын киметә).
Агымдагы елда республиканың 100 кешесенә робот-хирург ярдәмендә бушлай операция ясалачак. Бүгенгә бөер, сидек куыгы, үпкә, хатын-кыз репродуктив өлкәсе һәм башка урыннарда шеш булган пациентларга 14 операция ясалган инде. Татарстанлылар кыйммәтле медицина ярдәмен ТР хөкүмәте ярдәме белән ала алачак. 2026 елда мондый операцияләр санын арттыру планлаштырыла.
Бүген Казанда медицина өлкәсе югары үсеш дәрәҗәсен күрсәтә, әмма билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытка кадәр дә ул ышанычлы һәм нәтиҗәле булды – РКОДта хирургия совет чорыннан бирле көчле. Квалификацияле белгечләр һәм онкоскрининг ярдәмендә пациентларның күптән инде иртә этапларда диагностика узу мөмкинлеге бар, бу уңышлы дәвалануга һәм озак вакытка терелүгә шансларны шактый арттыра.
Әйтик, ун ел элек РКОДка яман шеш белән шәһәрдә яшәүче Юлия Ивашкевич мөрәҗәгать иткән. Үзенең ныклыгы һәм сыйфатлы медицина ярдәме белән ул авыруын җиңә алган. Хатын-кыз сигез елдан артык ремиссиядә. Юлия Ивашкевич KZN.RU хәбәрчесенә үз тарихын – диагноз һәм дәвалану, яман шеш белән авыручы башка кешеләргә ярдәм итү теләге һәм мондый кешеләргә психологик ярдәм күрсәткәндә барлыкка килә торган проблемалар турында сөйләде.
«Фәкать шундый һәлакәтле очраклылык»
Юлия Ивашкевичка яман шеш диагнозы 2015 елда куелган. 38 яшендә Казанда яшәүче хатын-кыз сөт бизендәге тыгызлану аркасында табибларга мөрәҗәгать иткән, ул мөстәкыйль пальпация вакытында табылган.
«Зурлыгы буенча ул әстерхан чикләвеген хәтерләтә һәм басып караганда авырта иде. Гәрчә халыкта рак авыртмый дигән фикер бар. Ул вакытта мин кечкенә улымны ашата идем, һәм ниндидер мизгелдә ул сул күкрәкне имүдән туктады. Болар барысы да мине борчыды, мин кичекмәстән маммологка язылдым», – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Тиздән хатын-кызның күкрәгендә ике яман шеш булуы ачыклана. Әмма табиблар диагнозны тиз генә куймыйлар. Маммолог Юлияне утратавыш тикшерүенә җибәрә, һәм УЗИ сканерлаганнан соң белгеч медицина йомгаклавында «Сancer?» (сорау астында яман шеш) дип тамгалый. Карарны өстәмә тикшерүләрдән соң чыгарганнар – сөт бизенең икенче стадиядәге яман шеше расланган.
Табиблар шеш үсешенең сәбәпләре турында берни дә әйтмәделәр. Билгеле булганча, онкологик авыруларның 5-10% ы генетик мутацияләр аркасында килеп чыга. Соңрак, нәселдән килгән шеш синдромнары булу ихтималлыгын тикшерү өчен, Юлия геннарның мутацияләрен диагностикалауга махсус тестлар узган. «Һәм аларның миндә булмавын ачыкладым. Ягъни минем яман шеш нәселдән түгел. Фәкать шундый һәлакәтле очраклылык», – дип билгеләде ул.
Әңгәмәдәш сүзләренчә, ул чорда маммолог аны, башка катгый рәвештә йөккә узарга ярамый, югыйсә бу үлемгә китерергә мөмкин, дип әйтеп куркыткан. «Хәзер, 10 елдан соң, мин моның алай түгеллеген беләм. Хатын-кызлар яман шештән соң йөкле дә була, сәламәт балалар да таба ала. Әгәр йөклелекне планлаштыру һәм бу чор табиблар контроле астында уза икән, бу хатын-кызның исән калу фаразын начарайтмый, ә кайчак аны яхшырта да», – дип игътибар итте ул.
Яман шеш диагнозы куелганнан соң Юлия Ивашкевич мәгълүмат эзләргә керешә – кайда дәваланырга икәнен сайларга кирәк була. Ире Мәскәүгә барырга киңәш итә, ләкин Юлия Казанда калырга була. Алда торган дәвалау процессын анализлап һәм таныш докторларны тыңлап, ул шулай уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк булачагын аңлый. Юлия билгеләп үткәнчә, клиник тәкъдимнәр бердәм, ә ТР ССМ РКОДның маммология бүлеге – Россиядә иң яхшыларның берсе. Мондый шартларда Мәскәүгә баруның кирәге булмый.
«Соңыннан мин үземә һәм якыннарыма бу сайлау өчен күп тапкырлар рәхмәт белдерәчәкмен. Ике ел мин үзебезнең онкологик диспансерда дәваланачакмын һәм даими рәвештә шунда барачакмын – бу машинада өйдән нибары 10 минут. Һәм мин Татарстанның искиткеч доктор-онкологлары, психологлары һәм реабилитологлары белән танышачакмын, алар мин исән калсын һәм тулы тормыш белән яшәсен өчен барысын да эшләячәк», – дип уртаклашты ул.
«Иң мөһиме, пациент чишелешнең кыенлыкларына карамастан яшәргә, дигән юлны сайласын»
Авыру белән ике еллык көрәш бик күп этапларны колачлый. Башта Юлия операция аша уза, аннары аны сигез курс химиотерапия, ә аннары – бер ел таргет терапиясе көтә. Бу процедуралардан соң тагын ике реконструктив операция үткәрергә кирәк була. Казанда яшәүче хатын-кыз өчен бөтен дәвалау бушлай булган. Сүз уңаеннан, Россия – дәүләт хисабына яман шеш авыруларын дәвалый торган бик аз илләрнең берсе.
«Табиблар дәвалау турында фаразлар әйтмәделәр, мөгаен, бу дөрестер. Ләкин мин нәкъ менә докторның: «Сез яшәячәксез», – дип әйтүен бик теләдем, –диде Юлия Ивашкевич.
Авыруны эмоциональ яктан җиңәргә әңгәмәдәшкә якын кешеләре ярдәм иткән. Ул үзе табигате буенча – көрәшче, шуңа күрә ул шул катлаулы вакытта көрәшергә һәрвакыт көч таба торган була. «Физик яктан химиотерапияне кичерү һәм яшәү көче беткән кебек авыр булганда, мин ихтыяр көчемне йодрыкка җыя идем һәм алга таба бара идем», – ди Юлия.
Психик халәткә иҗат уңай йогынты ясый. Юлия рәсем ясау белән шөгыльләнә, декупаж үзләштерә, матур шкатулкалар ясый. Хәрәкәт активлыгын ул бассейндагы дәресләр ярдәмендә торгызган. «Шуннан бирле мин суны һәм акварелаксның төрле техникаларын, мәсәлән, ватсуны бик яратам. Мин әле бакчада чәчәкләр үстерә башладым, мине туган җир дәвалады. Йоганың сулыш алу техникасы да ярдәм итте», – дип сөйләде ул.
Рак белән көрәшнең тәмамлануын аңлау 2017 ел башында килә. Ул чагында таргет терапиясенең соңгы курсы тәмамлана. Онкологик диспансер бусагасыннан чыкканда, Юлия Ивашкевич шул вакыттан бирле медицина учреждениесенә даими йөрү кирәк түгеллеген аңлый.
«Әйтерсең минем җилкәдән тау төште. Һәм бер үк вакытта билгесезлек куркынычы барлыкка килде – хәзер табибларның даими ярдәменнән башка үзеңнең яңа, сәламәт, тормышыңны ничек төзергә? Әйтерсең, саф, тәннәрне чымырдата торган җил исеп куйды», – дип искә ала әңгәмәдәш.
Онкодиагноз белән очрашкан кайбер кешеләр аны тулысынча җиңеп булмый, диләр. Юлия Ивашкевич фикеренчә, яман шешне хроник авыру буларак кабул итәргә кирәк.
Мондый ситуациядә «җиңүче» төшенчәсе ачу китерә торган сүз булып яңгырарга мөмкин, әмма хәзер дәвалау өчен яңа медицина технологияләре бик күп: иммунотерапия, таргет терапиясе, онколитик вируслар белән терапия, реконструктив пластика.
«Әйе, яман шеш – катлаулы авыру, тик ул дәвалануга бирелә, һәм пациент тормыш сыйфатын саклап кала ала. Иң мөһиме, кеше чишелешнең кыенлыкларына карамастан яшәргә, дигән юлны сайласын», – дип ышана Юлия.
Юлия инде сигез елдан артык ремиссиядә булуга карамастан, табибта тикшеренүләр узу кирәклеге һаман да кала бирә. Бу онкология авыруын кичергән һәр пациент өчен котылгысыз, – елга бер тапкыр организмны тулысынча тикшерергә кирәк.
Әңгәмәдәшнең гадәти тормыш ритмына кайтуы зур кыенлыклар тудырмый. Дәвалану, реабилитация һәм инвалидлык алуга карамастан, ул үзенең тормышы бөтенлеген югалтуын сизмәгән.
«Минем гаиләм, эшем, якыннарым һәм дусларым бар иде һәм хәзер дә бар. Мин онкопациентлар, табиблар, рухи яктан якын кешеләр арасында бик күп гаҗәеп кешеләр белән таныштым. Тормыш тәмен кайтару – пациент өчен иң мөһиме. Авырлыкларга карамастан, ул дөньяга шатланырга һәм аның өчен мөһим булганны эшләргә теләсен иде», – диде Юлия Ивашкевич.
Авыру чоры хатынны курку – кешенең иң зур дошманы икәнлегенә өйрәткән. Инде барысы да узгач, куркырлык нәрсә юк. Яшисе, күкрәк тутырып сулыйсы һәм иҗат итәсе генә кала, дип саный әңгәмәдәш.
«Без бергә – Мы вместе»: яман шеш белән көрәшүче пациентларга ярдәм
Хәзер Юлия Ивашкевич «Без бергә» пациентлар берләшмәсе җитәкчесе булып тора. Авыру белән очрашкан күп кешеләрнең аларның үзләре кебек үк, ә бигрәк тә «яңа кешеләр»гә ярдәм итү теләге бар. Һәм әңгәмәдәш өчен башкалар турында кайгырту ысулы булып коммерцияле булмаган оешма булдыру тора, анда терелүчеләр структуралы, комплекслы ярдәм алырга мөмкин.
«Кем сине барысыннан да яхшырак аңлый ала? Тик шундый ук тәҗрибәле кеше генә. Без бер-беребез белән белемнәребезне уртаклашабыз, берләшмәләргә берләшәбез, ярдәмчел мохит булдырабыз», – дип уртаклаша Казанда яшәүче хатын.
«Без бергә – Мы вместе» оешмасы 2016 елда ук барлыкка килгән. Аны оештыручылар – Юлия Ивашкевич һәм Ольга Юскевич. Биредә онкопациентларга мәгълүмати ярдәм, адреслы ярдәм, үзләре һәм якыннары өчен төрле реабилитация программалары бар. Мондый берләшмәләр Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә бар – кешеләр иҗади остаханәләрдә һәм бассейннарда була, Төньяк йөреше, биюләр белән шөгыльләнә, театрларга һәм күргәзмәләргә йөри, алар өчен сәламәтлек мәктәпләре, хатын-кызлар өчен шулай ук матурлык һәм стиль мәктәбе бар.
«Безнең бергәлектә онкопациентлар тулы тормыш белән яши һәм авыруга бирешергә җыенмый», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
«Без бергә – Мы вместе» берләшмәсе психологик ярдәм дә күрсәтә. Юлия Ивашкевич яман шеш белән авыручы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүдә нинди зур проблемалар килеп чыгуы турында сөйләде. Аларның беренчесе – авыруны тыелган темага тиңлиләр. Җәмгыятьтә бу турыда сөйләү кабул ителмәгән, әгәр тирә-юньдәгеләр кешенең авыру икәнен белсәләр, аңа үлеп баручы кешегә караган кебек карый башлыйлар.
«Без үз эшчәнлегебез белән шуны күрсәтәбез: онкопациентлар – шундый ук кешеләр, тик алар тормышның катлаулы чорын үтәләр һәм ярдәмгә мохтаҗ булалар. Мондый кешеләргә психологик ярдәм күрсәткәндә моны истә тоту мөһим. Кызганырга кирәкми. Ярдәм кирәк. Физик, эмоциональ, кайчакта матди. Кешеләргә ярдәм сорау бик авыр», – дип аңлата Юлия Ивашкевич.
Икенче проблема яман шешнең озак дәвалануы белән бәйле. Кешегә инвалидлык билгелиләр, еш кына билгеле бер чыгымнар аркасында финанс кыенлыклары барлыкка килә. Пенсияләр аз, шул ук вакытта гаиләнең ихтыяҗлары үзгәрешсез кала, ә балаларны тәэмин итәргә кирәк. Беренче карашка ачык булмаган проблема – онкология белән авыручы балаларның яшәү шартлары барлыкка килә. «Яман шеш, кызганычка каршы, бер кешегә генә түгел, ә аның бөтен гаиләсенә кагыла», –дип билгеләп үтә шәһәрле.
Тагын бер кыенлык – рәсми медицинага ышанмау проблемасы. Кайчак кешеләр дәвалануның рәсми беркетмәсен узу урынына төрле исбатланмаган һәм зарарлы ысуллар кулланырга әзер. Кайберләре халык дәвалаучыларына мөрәҗәгать итә, кайберләре чебен гөмбәсе, түндербаш (болиголов) һәм канлы үлән төнәтмәләре эчә. Препаратларны мөстәкыйль кабул итүчеләр дә бар, мәсәлән, ДАС (антисептик стимулятор Дорогова). Халык медицинасын сайлап, яман шеш белән авыручы вакытын югалта, һәм бу вакыт эчендә шеш тагын да ныграк үсәчәк дигән ихтималлык бар. Шуның нәтиҗәсендә кешене коткару авыр була. Ә кайчакта коткрау инде мөмкин дә түгел.
«Мин ун ел онкологик ярдәм темасында, һәм, кызганычка каршы, мондый очракларны беләм. Онкодиагноз белән очрашканда кешеләр халык дәвалаучыларына түгел, ә онкологларга мөрәҗәгать итсеннәр дип әйтәсе килә», – дип өнди Юлия Ивашкевич. Ниндидер сәбәпләр аркасында дәвалау протоколы белән килешмәүчеләргә ул башка онколог белән киңәшләшергә тәкъдим итә. Хәзер мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган яхшы белгечләр күп.
«Мин онкологларны табиб элитасы дип саныйм. Күз алдына китерәсезме, бу нинди катлаулы һәм җаваплы һөнәр? Алар арасында бик күп фидакарьләр, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән докторлар бар. Үз ачышлары белән алар фәнне алга этәрә, һәр кеше өчен көрәшә», – дип рәхмәтен белдерде әңгәмәдәш.
Юлия авыру белән көрәшне халык алдында яктырту бик мөһим, дип өстәде. Онкология мәсьәләләрен яктыртуда ачыклык, онкология авыруларыннан дәвалану тарихлары, бу өлкәдәге казанышлар никадәр күбрәк булса – шулкадәр яхшырак. Һәм кешеләр бу теманы тынычрак кабул итәчәк. Мондый диагнозлар белән очрашканда тынычлык – дәваланудагы уңышның яртысы, дип саный Казанда яшәүче хатын.
Юлия Ивашкевич шулай ук үзләрендә яман шеш икәнен белгән кешеләргә киңәшләр бирде. Беренче адым – эшләрнең торышын кабул итү. «Шомлана башлаганда, миңа барыннан да бигрәк бер киңәш ярдәм итте. «Салкын акылыңны сакла», диде миңа таныш доктор», – дип уртаклашты ул.
Алга таба үзеңнең дәвалану беркетмәсен аңлау һәм аны үтәү мөһим. Кирәк булганда әңгәмәдәш психолог белән эшләргә киңәш итә. Шулай ук онкопациентларга ярдәм итүче теләсә кайсы күңелгә хуш килгән оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ахырда, яман шеш белән көрәшүче кешеләргә Юлия Ивашкевич мөһим юллама белән мөрәҗәгать итә: «Һәрвакыт тормышны сайлагыз. Әгәр кеше тели икән, ул күп нәрсәгә, бөтен нәрсәгә диярлек сәләтле. Дарулар дәвалыйлар, доктор дәвалый, ләкин күп нәрсә кешенең үз теләгеннән тора».