В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 30 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә
Татарстанда яшьләргә республиканың башкарма хакимияте органнарында һәм министрлыкларда стажировка узу мөмкинлеге бирә торган үзенчәлекле «Югарыга!» конкурсына гаризалар кабул итү эше башланып китте. Гаризаларны 30 нчы сентябрьгә кадәр юлларга була.
Әлеге бәйгедә Татарстанда яшәүче 18 яше тулган һәм яше 35 тән артмаган Россия гражданнары катнаша ала. Тагы бер мөһим күрсәткеч – катнашучы бер ил гражданины гына була ала.
Конкурс дүрт этаптан тора. Беренче этап – сайтта гаризалар тутыру - 30 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Лекцияләр һәм тренинглардан торган бай эчтәлекле программа 10-11 октябрь көннәренә билгеләнгән.
Конкурста катнашучылар белән төркемдә эшләү, аларның белемнәрен тестлар нигезендә тикшерү һәм тармак буенча биремнәр чишү кебек бәйге сынауларыннан торган эшләр 7 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә билгеләнгән. Практиканы үз эченә алган йомгаклау этабы исә 12 нче ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Финалга үткән яшьләр Татарстанның унлап башкарма хакимият органында: Яшьләр эшләре, Икътисад, Спорт министрлыкларында, хәтта «Татмедиа»да да үз көчләрен сынап карый алалар.
Узган ел конкурста 355 кеше катнашып, шуның 14-е финалга чыккан һәм уңышлы гына стажировка үткән. 2009 елдан гамәлгә ашырыла торган «Югарыга!» конкурсы яшь белгечләр өчен башлангыч мәйданчык булып тора. Әлеге проект кысаларында чыныгу алган күп кенә егет-кызлар хакимият органнарында һәм иҗтимагый оешмаларда хезмәт юлын дәвам итәләр.
Проектның төп максаты – дәүләт хезмәте өчен кадрлар әзерләү, яшьләрне һөнәри яктан көчле белгеч итәрлек тәҗрибә җирлеге белән тәэмин итү.
Әлеге конкурс «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.