В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Казанда 2849 урынга исәпләнгән 3 мәктәп барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алинә Бережная). Казанның «Салават күпере» торак комплексында икенче мәктәп 2020 ел ахырына төзеләчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр итте.
«Мәктәпләр, балалар бакчалары микрорайонның үсүенә бәйле рәвештә төзелә. «Салават күпере»ндә икенче чират мәктәбе 2020 ел ахырында барлыкка киләчәк», – диде Илшат Гыймаев.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Салават күпере» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше өчен җир участогы сайлап алынуы турында белдергәннәр иде, Дәүләт экспертизасыннан проект документларының уңай бәяләмәсе бар инде.
Быел Казанда федераль һәм республика программалары кысаларында 2849 урынга исәпләнгән 3 мәктәп төзелә: «Весна» торак комплексында 1501 урынга, Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга, шулай ук К.Нәҗми урамы буенча "СОлНЦе" мәктәбенә 124 урынга исәпләнгән янкорма.