Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 17:00

Кабан яр буен реконструкцияләүнең икенче чиратын 2020 елның язында тәмамлау планлаштырыла

Шәһәрлеләр өчен күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казанда Кабан күле яр буеның икенче чиратын төзекләндерү дәвам итә. Шәһәрлеләр өчен күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

Бүгенге көндә төзүчеләр 100 10 метрлы субайның 91-ен спорт мәйданчыгы булачак урынга салып куйганнар инде, су өстендә смотровая астына 28 субай һәм фиточистарту корылмалары өчен 100 субайның 50-се кагылды, дип сөйләде Instagram сәхифәсендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

«Әзерлек эшләре вакытында төзелеш зонасыннан 720-дән артык агач, куак һәм күпьеллык үсемлекләр күчереп утыртылды. Агачлар күрше территориягә «күченделәр», ә үсемлекләр - питомникка», – дип хәбәр итте ул.

Мәрҗани урамы ягыннан рестораннан башлап катамараннар прокатына кадәр демонтаж, брусчатка астына бетон салу эшләре бара.

Сәлимҗанов урамы ягыннан дүрт функциональ зона барлыкка киләчәк: спорт, елга, урман һәм күпер. Яр буенда күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, балалар өчен, спорт мәйданчыклары һәм йога өчен зона булдырылачак, таганнар урнаштырылачак, пирслар, фонтан, барбекю зонасы, прокатлы көймә станциясе урнаштырылган, шулай ук Мәрҗани урамындагы су өстендә җәяүлеләр күпере төзеләчәк. Шулай ук ана һәм бала бүлмәсен һәм сәүдә павильоннарын оештыру планлаштырыла.

Мәрҗани урамына кадәр яңа төзекләндерелгән яр буеның гомуми озынлыгы 1,4 км тәшкил итәчәк. План буенча реконструкциянең икенче чираты 2020 елның язында тәмамланачак.

Барлык яңалыклар