В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конференциядә 2021/2022-тренировкалар сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы спортчыларын һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Конференция 350 дән артык делегатны берләштерәчәк. Болар – спорт мәктәпләренең җитәкчеләре һәм тренер-методик составы, ТР Спорт министрлыгы вәкилләре, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты укытучылары һәм фән эшлеклеләре, депутатлар, Мәгариф идарәсе белгечләре, мәгариф учреждениеләре педагоглары, төбәк спорт федерацияләре вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар.
Конференция программасында Россия һәм Татарстан спорт министрлыклары, федерацияләр җитәкчеләре һәм миллионлы шәһәрләрнең спорт тармагы вәкилләре катнашында пленар утырыш планлаштырылган. Катнашучылар эшләрен тематик секцияләрдә дәвам итәчәкләр – алар спорт учреждениеләренә нәтиҗәле менеджмент кертү, балаларның гармонияле үсеше, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.
Конференциядә 2021/2022-тренировкалар сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы спортчыларын һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр. Шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре – Укучылар спартакиадасы һәм «Мәктәп лигасы» җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнәчәк.