«Ярдәм» мәчете территориясендәге беренче спорт комплексында көн саен 500 кеше, шул исәптән 15 спорт төре буенча паралимпиячеләр шөгыльләнә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казанда Фучик урамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус спорт комплексы ачарга планлаштыралар. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин Ратушада журналистлар белән узган очрашуда хәбәр итте.
Узып баручы елга йомгак ясап, шәһәр башлыгы быел Серов урамындагы «Ярдәм» мәчете территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче махсуслаштырылган спорт комплексы эшли башлавын искәртте. «Чикләрне япканчы төгәлләргә өлгердек, дөньяда булган иң яхшы җиһазларның барысы анда бар. Һәм бүгенге көндә дә ихтыяҗ бик зур. Без Фучик урамы тирәсендә шундый спорт комплексы булдырачакбыз, икенче үзәк шул районда булачак», - дип планнары белән уртаклашты И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче спорткомплекс августта ишекләрен ачты. 1200 кв. м мәйданлы ике катлы бинада көн саен 500 кеше, шул исәптән 15 спорт төре буенча паралимпиячеләр шөгыльләнә ала.
Комплексның беренче катында күпфункцияле спорт залы һәм инвалид коляскасы ярдәмендә хәрәкәт итүче кунаклар өчен тренировкалар залы урнашкан. Икенче катта көч һәм кардио тренировкалар заллары, массаж кабинеты һәм электр мускулларын стимуллаштыру җиһазлары бар.