Гаризаны ата-аналар яки балаларның законлы вәкилләре өч юл белән бирә ала
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең икенче этабы 6 нчы июльдә башлана. Булачак укучыларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гаризаны өч ысул белән – Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталлары аша, мәктәпкә мөрәҗәгать итеп һәм «Россия Почтасы» аша тапшыра ала.
5 нче сентябрьгә кадәр мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче ата-аналар яки балаларның законлы вәкилләре гариза бирә ала. Баланы, әгәр анда буш урыннар булса, уку йортына кабул итәчәкләр. Гариза тулы пакет документлар тапшырганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча каралачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов KZN.RU га булачак мәктәп укучыларының ата-аналары барыннан да ешрак бирә торган сорауларга җавап биргән иде.