В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга оешмалар һәм предприятиеләр арасында тагын 43 брендны билгеләргә кирәк булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 1-нче мартта ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә торган «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» халык тавыш бирүенең икенче этабы старт алды.
Халык тавыш бирүенең беренче этабы тәмамланганнан соң республиканың 57 легендар бренды сайланды. Тавыш бирүнең икенче этабы барышында республиканың төрле районнарында эшләүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында тагын 43 легендар брендны билгеләү планлаштырыла.
Икътисад, мәдәни һәм иҗтимагый тормыш өчен әһәмиятле булган компания, аның бренды яки оешмасы легендар булырга мөмкин.
Сайтта тавыш бирү 31-нче мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.