В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Термометр баганалары +7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Тулаем республика буенча аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил булачак. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, аязган вакытта -14 градуска кадәр җитәчәк. Көндез максималь һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
23 нче һәм 24 нче мартта шулай ук явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә һәм иртән 0 градустан -5 градуска кадәр булачак, аязган вакытта -9 градуска кадәр җитәчәк, көндез +2 градустан +7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
25 нче мартта республикада урыны белән бераз кар явачак, төнлә -1 дән -6 градуска кадәр салкын, көндез 0 дән +5 градуска кадәр булачак.
26 нчы мартта явым-төшем көтелми, һава температурасы -4-9 градуска кадәр, аязган вакытта -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез көнбатыш районнарда кар явачак һәм җил көчәячәк,температура -1 дән +4 градуска кадәр булачак.