«Ахыр чиктә, халык ике тарифны расларга тиеш: кар җыю һәм аны чыгару өчен, — диде Юрий Кузнецов. — Уртача алганда, бу түләүне аена 300 сумга арттырачак».
«Әлбәттә, без тарифны арттырырга риза, бу бит тиеннәр генә, тик безнең бер проблема бар – кар өяргә урын юк, әгәр кар күп булса, безгә кышка ике КамАЗ гына җитәрме?», – дип шик белдерде бер хатын.
«Бездә моңа кадәр беркайчан да кар чыгарылмады, 8 нче һәм 10 нчы йортлар арасында кар тавы һәрвакыт ята. Мин прокуратурага хәтта бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттем», — дип зарланды ирләрнең берсе.
«Карны чыгару тарифка салынмаган, шуңа күрә аны алга таба да беркем дә чыгармаячак, әгәр сез үзегез аны чыгаруны оештырмасагыз. Йорт яны территориясе тулысынча сезнең кулларда, сез аны кем һәм ничек җыештырачагын үзегез хәл итәсез. Бу идарәче оешма булырга мөмкин, яисә сез мөстәкыйль рәвештә моны ничектер эшләячәксез, килешәчәксез, монда техника китерәчәксез. Һәм шуны истә тотыгыз, йорт яны чикләреннән чыга торган территория өчен идарәче компания җаваплылык тотмый», – дип аңлатты идарәче компания вәкиле.
Шуңа да карамастан, очрашуга килгән 20дән артык кеше тәкъдимне кире кактылар, чөнки алар өчен иң уңайлы вариант – үз акчалары хисабына техниканы мөстәкыйль арендалау.
Казанда идарәче компанияләрнең күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә, аларда кышын йорт яны территорияләрен карап тоту турында фикер алышалар. Казанның Совет һәм Авиатөзелеш районнары ишегалларында мондый әңгәмәләрнең ничек узуын һәм фатир милекчеләре ишегалдын карап торуның нинди вариантларын үзләре өчен иң кулай дип тапканнарын KZN.RU порталы хезмәткәре күзәткән.

Халык белән очрашуларның берсе Казанның Авиатөзелеш районында узды. Анда Малая Печерская урамындагы 7, 8, 8а, 10, 10а номерлы йортларда яшәүче 25 кеше һәм «Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ вәкиле Юрий Кузнецов катнашты.

«Бүген безнең танышу очрашуы, һәм безнең бурыч — сезгә кар җыю һәм чыгару мәсьәләсе буенча мәгълүмат җиткерү, ә карарны сез җыелышта үзегез кабул итәчәксез. 2024 ел кар җыю ягыннан авыр булды, һәм ул безгә хәл ителергә тиешле проблемаларны яктыртты», — дип билгеләде Юрий Кузнецов.

Ул аңлатканча, кар җыю һәм аны чыгару – төрле мәсьәлә, чөнки җыюга тариф бар, ә чыгаруга юк. Шул ук вакытта гамәлдәге тариф территорияне сыйфатлы чистартуга җитми. Мәсәлән, Малая Печерская урамындагы 7 нче йорттан кардан чистартуга 7800 сум җыела. Һәр фатирга бу сумма квадрат метрлар буенча тарала. Әмма әлеге йорт яны территориясен норматив сыйфатлы җыештыру өчен 8500 сум кирәк.

Шәһәрнең ТКХ комитеты раслый торган ишегалдын карап тотуга тариф хәзер иң минималь: квадрат метрдан 5 сум 15 тиен. Ул җитәрлек күләмдә урам җыештыручыларын ялларга җитми. «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясендә» ишегалды җыештыручылары кытлыгы күзәтелә — 50% ны тәшкил итә диярлек. Уртача хезмәт хакы — 27—35 мең сум. Һәрбер урам себерүчегә үз территориясе беркетелгән. Халык очрашуга килгән барлык биш йортның территорияләрен хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил иткән бер урам җыештыручысы карап тота, дип сөйләде Юрий Кузнецов.

Әгәр коммуналь тарифларга (яктылык, су, җылылык өчен) халык берничек тә йогынты ясый алмаса (алар ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә), торак тарифларын милекчеләр мөстәкыйль билгели ала.

Мәгълүмати тактада яшәүчеләргә биш йортның һәркайсы буенча барлык исәп-хисаплар күрсәтелде. 8а номерлы йорт буенча тарифны квадрат метрына 41 тиенгә күтәрергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта түләү мәйданы 31 кв.м булган бер бүлмәле фатирдан аена 12 сумга, мәйданы 44 кв.м булган ике бүлмәле фатирдан 18 сумга һәм мәйданы 55 кв.м булган өч бүлмәле фатирдан 22,5 сумга артачак. 10а номерлы йортта ишегалдын кардан чистарту тарифын 3,5 сумга арттырырга кирәк – ул вакытта халыкның чыгымнары бер бүлмәле фатирдан 110 сумга һәм ике бүлмәле фатирдан 152 сумга артачак. Кар чыгару монда керми, бары кардан чистарту гына. Яшел зоналарда кар өю рөхсәт ителә.

Һәр йорт буенча тарифлар төрле, чөнки алар бинаның корылыш характеристикасына һәм йорт яны территориясенең мәйданына бәйле. Мәсәлән, түбә йомшак булса, аны кышын чистартырга ярамый — ул зәгыйфләнәчәк. Ә тигез түбәне кышка берничә тапкыр чистартырга кирәк. Түбәдән ташланган карны да чистартырга һәм ташырга кирәк.

Бүген кар чыгару буенча махсус маддә каралмаган, әмма халык аны мөстәкыйль рәвештә раслый ала. Идарәче компания кышкы явым-төшем буенча уртача карны ташу өчен ике КамАЗ ялларга кирәк дип саный, КамАЗны арендалау бәясеннән чыгып, карны чыгаруга тарифны 1 сум 20 тиен күләмендә билгеләргә кирәк. Бер бүлмәле фатир өчен бу аена 37,2 сумга, ике бүлмәле фатир өчен – 52,8 сумга, өч бүлмәле фатир өчен 66 сумга төшәчәк. 10а номерлы йорт өчен кар ташу тарифка 2,86 сумга төшәчәк, бу очракта әлеге йорттагы бер бүлмәле фатир өчен чыгымнар аена 88 сумга артачак.

«Ахыр чиктә, халык ике тарифны расларга тиеш: кар җыю һәм аны чыгару өчен, — диде Юрий Кузнецов. — Уртача алганда, бу түләүне аена 300 сумга арттырачак».

«Әлбәттә, без тарифны арттырырга риза, бу бит тиеннәр генә, тик безнең бер проблема бар – кар өяргә урын юк, әгәр кар күп булса, безгә кышка ике КамАЗ гына җитәрме?», – дип шик белдерде бер хатын.

«Бездә моңа кадәр беркайчан да кар чыгарылмады, 8 нче һәм 10 нчы йортлар арасында кар тавы һәрвакыт ята. Мин прокуратурага хәтта бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттем», — дип зарланды ирләрнең берсе.

«Карны чыгару тарифка салынмаган, шуңа күрә аны алга таба да беркем дә чыгармаячак, әгәр сез үзегез аны чыгаруны оештырмасагыз. Йорт яны территориясе тулысынча сезнең кулларда, сез аны кем һәм ничек җыештырачагын үзегез хәл итәсез. Бу идарәче оешма булырга мөмкин, яисә сез мөстәкыйль рәвештә моны ничектер эшләячәксез, килешәчәксез, монда техника китерәчәксез. Һәм шуны истә тотыгыз, йорт яны чикләреннән чыга торган территория өчен идарәче компания җаваплылык тотмый», – дип аңлатты идарәче компания вәкиле.

Халыкның тарифны арттыру турындагы карары җыелышта кабул ителергә һәм торак милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе белән расланырга тиеш. Җыелыш өстәмә рәвештә дәүләт хезмәтләрендә ТКХ ГИС аша оештырылачак. Халыкны алдан җыелышның көн тәртибе белән таныштырачаклар.

Ю.Фучик урамындагы 133 нче һәм 135 нче һәм Ломжа урамындагы 17 нче йортлар милекчеләре узган кышкы сезонда күп кар яву вакытында территорияләрне чистарту өчен техниканы үз акчаларына арендага алырга карар кылганнар. Яшәүчеләр сүзләренчә, гыйнварда ишегалдына керү дә, чыгу да мөмкин булмаган. Йортларның активы кардан чистарту техникасының тиешле эш сәгатьләрен исәпләп чыгарган, шуннан соң тиешле сумма яшәүчеләрнең гомуми чатына куелган. Һәркемнең түләве 100—300 сум тирәсе чыкты, пенсионерлар акча җыюда катнашмады.

Арендага алынган техника килер алдыннан халык ишегалдыннан шәхси транспортны күчереп торган. Территорияне чистарту берничә сәгать дәвамында барды. Соңыннан «Совет районы район торак идарәсе» идарәче компаниясе йортта яшәүчеләргә акчаларын кайтарган, һәм алар ишегалдында шлагбаум куйганнар.

«Безнең ишегалдында яшәүчеләр бик дус. Кыш көне җыештыру өчен кем һәм күпме акча төшерәчәген беркем дә күзәтеп тормаган. Әлеге уңышлы сыналган тәҗрибә безгә торакның квадрат метрыннан түләү алуга караганда күбрәк туры килә. Бу безнең өчен мөмкин түгел. Кар яуганын һәм аны җыярга кирәклеген күреп, акча җыю вариантыннан барысы да канәгать», – диде Ю.Фучик урамындагы 133 нче йортта яшәүче Илгинар Фатихов.

Шул ук вакытта кар чистарту техникасы яшел территорияләргә карны тарата гына. Бик күп кар явулар вакытында урыннар берничә метр биеклеккә тула, шуның аркасында яуган карны чистарту уңайсызлана. Моның өчен территориядән өемнәрне чыгарырга кирәк, ә бу кышкы чорда якынча 5-10 үзбушаткыч. Идарәче компания җитәкчесе Александр Поливин билгеләп үткәнчә, бу төр эш өчен түләүләр карны чыгарганнан соң башкарылган эшләр акты нигезендә факттагы чыгымнар күләмендә башкарылачак.

5,8 мең кв.м мәйданлы йорт яны территорияләрен җыештыру белән кышкы чорда ике урам җыештыручысы шөгыльләнә. Аларның уртача хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә. Тарифны күтәрү 50 мең сум күләмендә көндәш хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирәчәк, диде идарәче компания җитәкчесе Александр Поливин.

Хәзер ишегалдында яшәүчеләрнең тариф түләве торакның бер квадрат метрына 5,1 сум тәшкил итә. «Йорт яны территориясе урыннарын җыештыру» маддәсе буенча исәпләнгән тариф Ломжа урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр өчен 10,17 сум, Фучик урамындагы 133 нче йортта яшәүчеләр өчен 8,66 сум, Фучик урамындагы 135 нче йортта яшәүчеләр өчен 6,4 сум тәшкил итәчәк.

Шуңа да карамастан, очрашуга килгән 20дән артык кеше тәкъдимне кире кактылар, чөнки алар өчен иң уңайлы вариант – үз акчалары хисабына техниканы мөстәкыйль арендалау.

Бүгенгә «Совет районы район торак идарәсе» идарәче компаниясендә халык белән 56 очрашу уздырылган. Барлыгы 1472 кеше катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре җыелышларның читтән торып уку өлеше тәмамланганнан соң беркетмәләр рәвешендә рәсмиләштереләчәк һәм күпфатирлы йортлар милекчеләренә җиткереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, идарәче компанияләрнең ишегалларын кышкы сезонда карап тоту буенча фикер алышу өчен халык белән очрашулары түбәндәге график буенча дәвам итәчәк, төгәл вакытын һәм урынын идарәче компанияләрдә ачыкларга кирәк. Җәдвалда үзгәрешләр булырга мөмкин. Барлыгы 1300дән артык очрашу оештыру планлаштырыла.

2024-11-13T13:29:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.