Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 16:19

Җыр һәм музыка яратучылар өчен экспертлар белән очрашулар: «НУР» фестивале музыкаль лаборатория ишекләрен ача

16 мартта казанлылар белән авторлык стиле булдыру һәм алга китү буенча серләр белән урташачаклар

«НУР» халыкара медиасәнгать фестивале бишенче юбилей сезоны кысаларында беренче тапкыр музыка лабораториясен эшләтеп җибәрә, ул барлык теләүчеләр өчен ике ачык лекция белән тәмамланачак. Музыка индустриясе экспертлары казанлылар белән стриминг платформаларында артистларны таныту һәм уникаль яңгыраш булдыру турындагы белемнәре белән уртаклашачак.

Лаборатория белем бирү интенсивыннан гыйбарәт. Дәресләр 15 мартта Казанда узачак «ТОН» электрон музыка төне алдыннан узачак. Биш көн дәвамында катнашучылар тәҗрибәле продюсерлар һәм артистлар җитәкчелегендә үз проектлары өстендә эшләячәк. Йомгаклау көне һәркем өчен ачык булачак: ике бушлай лекция 16 мартта «Мәктәп 21» конференц-залында (Спартак ур., 2, 2 нче корпус) узачак.

14:00 дә МТС музыка баш мөхәррире Денис Савельев үткәрәчәк «Музыканы алга җибәрү һәм дистрибуцияләү үзенчәлекләре белән танышу» лекциясе башлана. Ул стриминг платформалары өчен релизлар әзерләүнең төп аспектлары турында сөйләячәк.

15: 00 дә Россия электрон андеграунды вәкиле һәм Resonance Moscow лейблына нигез салучы Никита Забелин «Концептуаль альбом нәрсә ул, аны ничек булдырырга, һәм артист иҗатында концептуальлек нигә кирәк» дигән лекция белән чыгыш ясаячак.

Очрашуларга йөрү өчен махсус белем яки музыка тәҗрибәсе таләп ителми, оештыручылар бу тема белән кызыксынучыларны чакыра. Фестиваль сайтында теркәлү инде ачык, ләкин урыннар саны чикләнгән.

Президентның Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «НУР» фестивале ел саен ТР башкаласында бөтен дөньядан медиа рәссамнарны, музыкантларны һәм перформерларны җыя. Узган ел Казанның 17 мәйданчыгында узган чарада Россия Калининградыннан Мексиканың Плайя дель Кармен шәһәренә кадәр 70 шәһәрдән кунаклар булган. 2025 елда фестиваль 22 – 25 май көннәрендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар