Үзәккә шулай ук һөнәр үзләштерүче студентлар да мөрәҗәгать итә. Аларны олы тормышка җайлашу, ата-аналардан аерылу борчый. Өченче категория — 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр, аларга яшь ата-аналар да керә. Алар өчен гаилә кору, карьера кору яки эш алыштыру, стресс һәм эштә көю белән көрәшә белү мәсьәләсе мөһим булып тора.
«Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү актуаль мәсьәлә булып кала. Әлеге филиалда алар шулай ук квалификацияле психологик ярдәм алачак», – диде «Доверие» үзәге директоры.
Бүгенге көндә дизайн-проект булдырылган. Белгечләр электр үткәргечләрен һәм җылыту системасын үзгәртәләр. Соңыннан биналарның түшәмнәрен яңартачаклар һәм стеналарын буярга күчәчәкләр. Объектны бу ел ахырында яки киләсе ел башында тапшыру планлаштырыла.
Эшләр тәмамланганнан соң, Казан Мәгариф идарәсе белән берлектә, биредә укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк, анда аларга психологның нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләячәкләр. «Мондый практика шәһәрнең башка районнарында да бар, Ачык ишекләр көннәреннән соң 14-17 яшьлек яшүсмерләрнең психологка үзара мөнәсәбәтләр, яшьтәшләре белән конфликтлар, сыйныфта буллинг булу турындагы сораулар агымы арта», – дип билгеләде Елена Овчинникова.