В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идел буенда 10 мең мөселманга исәпләнгән маяк-манаралы куб-гыйбадәтханәсе бөтен шәһәр өчен Бильбао эффектын ничек бирә ала – проектның Мәскәү авторлары сөйләде
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашу башында Цимайло һәм Ляшенко мәчет концепциясен тәкъдим иттеләр. Төп бина куб формасында проектлана, аңа намаз залы белән ак гөмбәз интеграцияләнгән.
«10 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзү бурычы куелган иде, шуңа күрә безгә 5 мең дин тотучыга исәпләнгән гөмбәзле киңлек булдыру, ә максималь йөкләнеш көннәрендә аның тирәсендәге ярусларны куллану идеясе килде», – дип аңлатты Ляшенко.
Гөмбәз яктылыкны кире кайтара торган материалдан ясалачак, шуңа күрә мәчетнең «йөрәге» Иделдән дә, шәһәрдән дә күренәчәк. Периметр буенча мәйданны Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу тарихы музее биләячәк. Нәтиҗәдә, мәчет дин тотучыларның һәм Татарстан тарихы белән кызыксынучы һәркемнең җәлеп итү урыны булырга тиеш.
Архитекторлар манара концепциясенә аерым тукталдылар, аңа маяк роле бирелә, ул мөселманнарга юлны күрсәтүче символ булып тора. Манарада күзәтү мәйданчыгы ясарга тәкъдим ителә. Мәчет каршында фонтаннар һәм Иделгә чыгу каралган мәйдан урнашачак.
«Концепция махсус һәм уйлап чыгарылган мәгънә белән артык йөкләнмәгән, әмма шул ук вакытта сценарий өчен бай образ бирә», – дип ассызыклады архитекторлар.
Мәчет проекты урын сайлауга да йогынты ясаган. Изге урынны төзү өчен өч участок каралган: Адмиралтия бистәсе, Сибгат Хәким урамында һәм элеккеге «Кырлай» паркы участогы. Архитекторлар аларның һәрберсенең характеристикаларын билгеләгәннәр. Ляшенко һәм Цимайло фикеренчә, элеккеге аттракционнар паркы урынындагы территория тар киңлек, ул мәчетнең символик характерына туры килми. Участокны торак комплекслар, яр буе, магистраль уратып алган – шәһәр төзелеше тавышы фонында мәчет «югалырга» мөмкин.
«Гыйбадәтханәне су белән бәйлисе килде – аның белән Казан да, диндә дә күп нәрсә бәйле, шуңа күрә без Сибгат Хәким урамы буендагы участокны карадык. Нәтиҗәләр шундый ук булды – мәчет урбанистик тавыш фонында тоныклана», – дип аңлатты Цимайло.
Моннан тыш, янәшәдә башка архитектура доминантлары урнашкан: гаилә үзәге, Казан Кремле.
Архитекторлар фикеренчә, мондый статустагы мәчет өчен тыныч контекстлы урын кирәк, шуңа күрә төзелеш өчен иң оптималь вариант – Адмиралтия бистәсе.
«Идел 90 градуска – Мәккәгә таба борыла, юнәлеш, манара да шунда ук «карап торачак», ерактан ук күренәчәк, шуңа күрә ул зур аралыкта эшләүче символ – Казанның визит карточкасы була ала», – дип дәвам итте архитекторлар.
Җәмигъ мәчете шулай ук «Казансуны үстерү стратегиясе» буенча төзекләндерү планлаштырыла торган паркларның берсенә «керә».
«Болар барысы бергә көчле шәһәр төзелеше инфраструктурасына әверелергә мөмкин кебек тоелды, ул җәлеп итү ноктасына әйләнергә мөмкин, хәзер кулланылмый торган искиткеч урын – бу Бильбао эффекты булачак (төзекләндерү бөтен шәһәрнең яки районның социаль ландшафтын үзгәрткәндә – мөх.иск.)», – дип ассызыклады Цимайло.
Проектны тәкъдим иткәннән соң, архитектура җәмәгатьчелеге вәкилләре үз фикерләрен белдерде.
ТР киңлекләрен планлаштыру институты директоры Олег Григорьев ассызыклаганча, Мәскәү архитекторлары тәкъдим иткән проект заман рухын чагылдыра.
«Мин һәрвакыт заманча якты карарлар яклы, бу бинаның бүген төзелгәнен аңларга ярдәм итә. Искиткеч заманча чишелеш. Урын һәм проект буенча. Проектны ничек яклау, руханиларга ничек тәкъдим итүгә килгәндә, безнең бурыч – бу нормаль карар дип ышандыру. Гарәп Әмирлекләренең архитектурасын, ачык кискен вариантларын күрсәтергә мөмкин. Руханилар моңа бик тыныч карыйлар», – дип аңлатты ул.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, Адмиралтия бистәсендәге участок Казанның Җәмигъ мәчете өчен бик яхшы туры килә. Аның уникальлеге – географик урнашуында.
«Безнең карашка, Мәккәгә урын төгәл билгеләнгән, Иделдә ул 90 градуска борыла торган бердәнбер урын», – диде ул.
Министр урынбасары шулай ук проект авторларыннан автомобильләр парковкасы өчен участок каралганмы дип сорады һәм гыйбадәтханә эчендә, «Кол Шәриф» мәчетендә эшләнгән кебек, янәшә территория кулланырга тәкъдим итте. Аның белән РФнең Атказанган архитекторы Герман Бакулин да килеште, Адмиралтия бистәсендәге участок мәчет төзү өчен бердәнбер дөрес карар дип билгеләп үтте.
«Татинвестгражданпроект»ның архитектура мохите дизайны буенча генераль директоры урынбасары Елена Вәлиева шулай ук Сибгат Хәким урамы һәм «Кырлай» паркы урынындагы участокларның урбанистик шау-шулы булуын, ә Җәмигъ мәчетенә ирек кирәклеген җиткерде. Ул булачак мәчет территориясе янында чиркәү урнашканлыгын, шуңа күрә участок проектның толерантлык ноктасы – фишкасы булачагын әйтте.
«Казан һәм Татарстанның бөтен уникальлеге, аларның көче – диннәр кушылмасында», – дип ассызыклады Цимайло.
Адмиралтия бистәсендә булачак мәчет өчен урын сайлауны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Николай Васильев та хуплады.
«Башка фикерләр була алмый, Аллаһы Тәгалә бу объект өчен урын саклаган. Идел буендагы мондый класслы мәчет өчен иң яхшы участокны таба алмыйбыз, башка сөйләргә бернәрсә дә юк, бу бертавыштан хуплана», – дип билгеләп үтте ул.
Шулай да Васильевның мәчет концепциясенә сораулары бар иде.
«Объект буенча фикерләр күп булырга мөмкин, без аны дин тотучылар өчен проектлыйбыз. Креатив объектларны күрергә телибез, әмма бу сәнәгать объекты түгеллеген исбатлый белергә кирәк. Барысын да җентекләп уйларга кирәк», – диде ул.
«Әгәр без урынны хупласак, алга таба киңлек белән эшләячәкбез. Егетләр (Ляшенко һәм Цимайло – мөх.иск.) – детальләр эшкәртү осталары. Минемчә, мәчет яшь архитекторлар өчен саф һава кебек булачак, объект илһамландырырга, шәһәрдә яшәргә яңа өметләр һәм мәгънә бирергә тиеш, проектларның ничек тормышка ашырылуын күрү мөһим», – дип җавап бирде Төхвәтуллина.
Казан шәһәрен үстерү институты директорының беренче урынбасары, баш шәһәр төзүче Татьяна Прокофьева проектны җентекләп эшкәртү кирәклеге белән ризалашты.
«Әлбәттә, бу мәйданчык белән шөгыльләнергә кирәк. Шәһәр төзелеше тавышы мәчеткә комачаулаячагы аңлашыла, шуңа күрә аның артында нәрсә булачагын уйларга кирәк. Идея бик матур», – дип уртаклашты ул.
Шәһәрне үстерү институты проектларының баш архитекторы Дарья Земляницкая фикеренчә, Адмиралтия бистәсендә мәчет төзү бөтен Киров районы объектларын реновацияләү өчен этәргеч булачак.
«Миңа бу идея бик ошады, урынның «күчүенә» бик шатмын. Без Адмиралтия бистәсен, әлеге территорияне яратабыз. Мәчет төзелгәннән соң, домино принцибы буенча бу урында барысы да үзгәрә башлар дип өметләнәм. Форма чисталыгы, идея, концепциянең тирәнлеге дә ошады. Форма һәм контрформа ошады – барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – дип саный ул.
Илсөяр Төхвәтуллина катнашучыларга кире элемтәләре өчен рәхмәт белдерде – аларның идеяләре республика җитәкчелегенә җиткереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Җәмигъ мәчетенең яңа концепциясе һәм аны төзү урыны турында Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан руханилары лидерлары фикер алышкан иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча республика мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге хәзрәтләр гыйбадәт йортын Адмиралтия бистәсендә төзүне хупладылар. Очрашуда шулай ук проектны җентекләп эшкәртү өчен дин әһелләре катнашында эшче төркем булдыру һәм элеккеге «Кырлай» паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә сквер төзү турында карар кабул ителде.