Казанлылар РФ Конституциясе, административ җаваплылык, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокукы турында белемнәрен тикшерә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Казанлылар Бөтенроссия хокукый диктантында катнашып, юриспруденция өлкәсендә белемнәрен тикшерә ала. Ул 12-нче декабрьгә кадәр онлайн-режимда уза.
Анда 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Әзерлек дәрәҗәсе әһәмияткә ия түгел, чөнки сынауларның ике версиясенең берсен (юридик белемле кешеләр өчен һәм юридик белеме булмаганнар өчен) сайларга була. Шул ук вакытта диктант берничә телдә төзелгән. Сораулар РФ Конституциясенең эчтәлегенә, административ җаваплылыкка, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокукы мәсьәләләренә багышланган.
Россиякүләм хокукый диктант Россия Юристлар ассоциациясе тарафыннан оештырылды. Ел саен үткәрелә торган акция беренче тапкыр 2017 елда узды, ул вакытта анда 55-тән артык кеше катнашты. 2020 елда үз белемнәрен 507,2 меңгә якын катнашучы тикшергән, дип хәбәр итә оештыручылар.