В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциягә алдан теркәлмичә онлайн-режимда да кушылырга мөмкин булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Көндезге форматта чара бөтен ил буйлап җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Әйтик, казанлылар диктантны кайбер шәһәр мәктәпләрендә, «Россия - минем тарих» мультимедиа тарихи паркында, Казан инновацион университетында, РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесында һәм башка мәйданчыкларда яза алачак. Аларның һәркайсында акцияне оештыру шартлары хакында мәгълүматны сайтта табарга була.
Барлык теләүчеләр диктантта онлайн катнаша алачак. Акция 29-нчы ноябрьдә старт ала һәм берничә тәүлек дәвамында дәвам итәчәк. Үзеңнең нәтиҗәңне тест узганнан соң ук белергә мөмкин булачак, алдан теркәлү таләп ителми.
Исегезгә төшерәбез, географик диктант 2015 елдан бирле ел саен уздырыла. Акциядә катнашучылар Россия географиясе буенча сорауларга аноним рәвештә җавап бирәләр. Кайбер биремнәр гомумтанылган фактларга кагыла, икенчеләре образлы фикерләүне, системалы логиканы, тирән эрудицияне таләп итә.
Проектта биш ел эчендә 1,3 миллионнан артык кеше катнашты. 2015 елдан 2019 елга кадәр акциядә катнашучылар саны алты тапкырга арткан. Узган ел диктантка 420 меңнән артык кеше кушылды. Акция Россиянең барлык төбәкләрендә, шулай ук 106 чит дәүләттә узды. География буенча белемнәрен Антарктидадан тыш барлык континентларда, шулай ук Халыкара космик станциядә тикшергәннәр, дип хәбәр ителә проект сайтында.