Химиклар мәдәният йортында – пластик перформанслар, ә Werk киңлегендә заманча сәнгать күргәзмәсе күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). «Город – RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале Казанда 23-24 нче сентябрьдә узачак. Катнашучылар үз проектларын фото, мода һәм дизайн күргәзмәләре, медиа, заманча сәнгать инсталляцияләре һәм пластик спектакльләр рәвешендә тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль берничә мәйданчыкта, шул исәптән УРАМ экстрим-паркында, Химиклар мәдәният йортында һәм Werk арт-пространствосында узачак.
Экстрим-парк чараның төп мәйданчыгы булачак, анда белем бирү блогы чаралары һәм дискуссияләр, локаль брендлар маркеты, күргәзмәләр, заманча бию буенча мастер-класс узачак. Пластик спектакльләр Химиклар мәдәният йортында күрсәтеләчәк, ә Werk арт-пространствосында заманча сәнгать күргәзмәсе, музыкаль һәм төнге программа планлаштырылган.
Белем бирү программасында катнашу һәм барлык күргәзмәләргә бару – алдан теркәлү буенча бушлай.
Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында оештырылды. Партнерлар булып Таврида арт-кластеры, Your Yool проекты, «Замороженная конина» арт-төркеме тора.